Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Скверның яңа исеме-Гостиный двор

Район администрациясенең актлар залында шәһәр үзәгендәге скверны төзекләндерү буенча киңәшмә үтте. Аның эшендә оешма-предприятие җитәкчеләре , ТОС җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягофаров уздырды.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”, 3 июль)

2019 елның 8 декабрендә узара салым буенча референдум үтте. Узара салым акчасына   шәһәрнең  сәүдә рәтләрендәге урнашкан скверны төзекләндерү мәсьәләсе каралды.  Район архитекторы Владимир Петров булачак скверның эскизын күрсәтте, анда нинди корылмалар булачагын аңлатты.

Рамил Ягофаров:

-Бу сквер 10 ел элек төзелгән иде, ул хәзер шактый нык таушалган, ташландык хәлдә, фонтаны эшләми. Скверның гомуми мәйданы якынча 0,5 га тәшкил итә. Киңәшмәдә катнашучылар скверны һәр яктан тикшереп, аның яңа проекты буенча фикер алыштылар.  Скверның яңа исеме-“Гостиный двор” булачак. Скверның керү юлында Купец(сәүдәгәр) сыннары куелачак. Аны төзекләндергәч шәһәребез кешеләренә һәм кунакларына ял итү өчен уңайлы булачак.

Соңыннан киңәшмәдә катнашучы һәр кешегә “Сәүдә рәтләре” скверы ничек булырга тиеш?, дигән анкета таратылды. Әлеге скверга карата анда 5 сорау куелган, шуңа “әйе”, “юк” дип җавап бирергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев