Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сочида Татарстан моделе

Татарстанлылар Сочида медальләр өчен көрәштә генә түгел, уеннарны оештыру этабыннан ук актив катнаша. Казан Универсиадасын оештыруда һәм уздыруда зур тәҗрибә туплаган безнең белгечләргә сорау зур булды. Олимпиадага республикадан 2000 нән артык белгеч һәм хезмәткәрнең җәлеп ителүе шул хакта сөйли. "Казан-2013" Башкарма дирекциясенең 320 хезмәткәре "Сочи-2014" оештыру комитеты составына керде. Алар...

Татарстанлылар Сочида медальләр өчен көрәштә генә түгел, уеннарны оештыру этабыннан ук актив катнаша.

Казан Универсиадасын оештыруда һәм уздыруда зур тәҗрибә туплаган безнең белгечләргә сорау зур булды. Олимпиадага республикадан 2000 нән артык белгеч һәм хезмәткәрнең җәлеп ителүе шул хакта сөйли. "Казан-2013" Башкарма дирекциясенең 320 хезмәткәре "Сочи-2014" оештыру комитеты составына керде. Алар объектлар белән идарә, аккредитация эшләре, транспорт эшчәнлеген тәэмин итү, мәгълүмат технологияләре, туклануны оештыру, тамашачыларга хезмәт күрсәтү, матбугат белән багланышлар, спорт департаменты эшчәнлеген тәэмин итү буенча җаваплы.

Олимпиадада хезмәт куячак Татарстан белгечләренең саллы өлеше медицина персоналына туры килә. Безнең 45 медицина учреждениесенең 222 хезмәткәре бу көннәрдә спортчылар һәм кунаклар сәламәтлеге сагында торачак.

Татрстанның 560 йөртүчесе ярдәм итә. Олимпиада көннәрендә Сочиның диңгез буе кластерында туклануны оештыруга безнең 5 пешекче дә өлеш кертә. Чаңгы ярышларында хөкемдарлык итүче арбитрларның да 7се-Татарстаннан. Тагын 8 кеше чаңгы трассаларын һәм трамплиннарны сынаучы буларак катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев