Соңгы кыңгырау чыңлады
Шәһәребезнең 1 урта мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады.
Әлеге мәктәптә быелгы уку елында 9 сыйныфны- 45, ә 11 сыйныфны 36 бала тәмамлый. Соңгы кыңгырау тантанасында район җитәкчеләре, ата-аналар, балалар катнашты. Бу мәктәптә олы тормыш юлына басучы балаларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева котлады. Ул яшьләргә хәерле тормыш,бәхетле язмыш теләде. Аннары "Юбилейный" спорт мәктәбе директоры урынбасары Ильмира Зәйнтединова мәктәп укучыларына спортта ирешкән уңышлары өчен дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев