Сөмбел Табанакова ике яшеннән бирле ат өстендә
Җайдак кыз Сөмбел Табанакова быелгы Минзәлә Сабан туенда Мачо һәм Джафар кушаматлы атларда чабып, беренче урыннарны алды.
(Дифиза НУРИЕВА, «Минзәлә-информ»)
Сөмбел Табанакова тумышы белән Актаныш районы Пучы авылы кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама шәһәрендәге педагогия колледжына укырга керә. Минзәләгә кайткан кунак кызы сөйгән ярын безнең шәһәрдә таба һәм укуын тәмамлагач, яшәр өчен бирегә кайта. Гаилә коралар. Сөмбел 3нче санлы “Балачак” балалар бакчасына тәрбияче ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Ләкин кечкенәдән үк атларга карата булган мәхәббәте Сөмбелне конюшняга алып килә.
–Балалар бакчасында эшләгәндә конюшняда эшләүче Әлфия апаның атта йөргәнен күрдем. Конюшня атларын йөртергә ХПП ягына алып баралар, алар мин эшләгән бакча яныннан узып китәләр иде. Шуннан соң минем дә атта йөрисем килде. Башта ял көннәрендә генә конюшняга килә идем, аннан соң башка көннәрдә дә бакчага эшкә киткәнче, биштә үк торып, атта йөреп кайтырга күнектем. Соңыннан инде гомумән дә, конюшняга эшкә кердем, – ди атлар яратучы кыз.
Ике яшеннән үк ат өстендә үскән, ат башы ясап өйдәге бөтен дәфтәрләрләрне тутырган Сөмбелгә биш яшендә колын алып бирәләр. Әйе, песи дә түгел, эт тә, ә нәкъ менә колын!
–Мин авылда әби-бабай белән үстем. Алар икесе дә фермада эшләде. Ике яшемнән үк мин дә җигүле атка атланып, алар белән эштә йөри идем. Үсә төшкәч, бер тимергә басып, ат өстенә үзем атланып утыра башладым. Атлардан курыкмадым. Безнең бакча артында гына ат конюшнясы бар иде. Әбием сөйләве буенча, этем Актырнакны ияртеп, еш кына шунда бара торган булганмын. Гел ат рәсеме ясый идем. Ат белән “җенләнгәнемне” күргәч, биш яшемдә әби белән бабай миңа колын алып бирде. Үзем карый идем шул колынны. Абый миннән зуррак, ул армиядән кайткач, шул колынны икәүләп өйрәттек, – ди Сөмбел.
Ә җайдак буларак Сөмбел Сабантуй ярышларында 14-15 яшьләрдә генә катнаша башлый. Кечерәк чагында атта чабарга әби-бабасы рөхсәт бирми. Гадәттә, Сабантуйларда колхоз атларын чаптырган.
Ике елдан артык инде Сөмбел конюшняда эшли. Бернәрсәдән дә курыкмаучы әлеге кыю кыз атка атланып ярышларда да катнаша, ат астын да ала, бөртеклеләрне парда бүрттереп ашау да әзерли, үзе кебек атка мөкиббән киткән студентларны атта чабарга, малкайларны тәрбияләргә дә өйрәтә. Конюшня атларының күбесе апрель – октябрь айларында утлап йөрү өчен көтүгә чыгарыла. Мал абзарына алар көннәр суыткач, кар ята башлагач кына кайта. Җәйләүдә аларны көтүчеләр көтә. Конюшнада исә чабышкы, колынлы, буаз атлар белән бергә өч пони гына кала.
Конюшнядя тәрбияләнүче Мачо һәм Джафар кушаматлы атлар Сөмбелнең иң яраткан атлары. Ярышларга, Сабантуй бәйрәмнәренә дә шушы атларны әзерли. Җиңүләргә дә уртак тырышлык белән ирешә алар. Быелгы Минзәлә Сабан туенда ике аты белән дә (токымына карап атлар төрле арага чапты) беренче урынга чыгып, ат чабышын карарга җыелган халыкны “ах” иттерде җайдак кыз. Башындагы бизәкле яулыгын һәм бәби итәкле күлмәген атта чапканда да салмады татар кызы. Кыюлык та, чибәрлек тә җитәрлек үзендә. Ә тәвәкәллеге...
Узган ел Кадрәк ял һәм күңел ачу үзәгендә булган авыл көнендә атта ярышырга барган җиреннән үз көчен “Аударыш” ярышында да сынап карарга тели Сөмбел. Әле бит бу ярышка бары тик татар токымлы атлар гына кертелә. Уены яңа, атлары чит…
–Оештыручылар янына бардым, минем дә аударышта катнашасым килә дип. Аударышның кагыйдәләре гади: мәйданда ике ат, ике җайдак-көрәшче һәм хөкемдар. Кайсы көрәшче көндәшен атыннан өстерәп төшерә, шул ота. Монда иң мөһиме – атта дөрес утыра белү. Аударышта катнашырга теләгәнемне белгәч, конюшня директоры Илсур абый Галиев мине җайдак буларак Туймазыга алып барды. Бу уенда бары тик татар токымлы атлар гына катнаша, конюшняда андый атлар юк. Лениногорскийдан килгән атта көрәштем һәм беренче урынны алдым, – ди Сөмбел горур рәвештә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев