Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сораулар җавапсыз калмасын иде

Наратлы Кичү авылы халкы матур итеп эшли белә һәм тормышларын да матур итеп алып баралар.

Алар берсеннән-берсе уздыра уздыра йортларын яңарталар, мал санын арттыралар.  2019 ел башына җирлектә 293 баш савым сыеры булса, бу елның башына савым сыерлар саны 310 башка җиткән. Җирлектә 226 хуҗалыкның 72се мөгезле эре терлекләр асрап көн күрә. Биредә 10-15 сыер тотучыларда шактый, 20-35 баш сыер асраучыларда бар. Наратлы Кичү авылы халкы  районда каз, үрдәк, бройлер асрау буенча дан тота.  Районыбыз җирлегендә  мөгезле ңре телекләр тоткан өчен иң күп субсидия алучы да Наратлы  Кичү авыл җирлеге, Шулай ук җирлек буенча салым җыю планда каралганнан 101 процентка үтәлгән. Җирлекнең Шикәрле Каен авылындагы су башнясын документлаштыру һәм койма белән әйләндереп алу 2018 елда җыелган узара салым акчасына башкарылган. Бу башняны рәсмиләштерүне генә төгәллисе калган.  Җирлектә авыл урамнары юлларын яхшырту, Шикәрле Каен авылы урамына яктырткычлар урнаштыру һәм күп функцияле үзәккә су кертәсе бар. Авыл балаларына спорт мәйданчыгы төзү, үлгән малны үтильләштерү, фельдшер-акушерлык пунктында, клубта су юк, ФАПны мәктәпкә күчереп булмасмы?

Җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев район күләмендә тормышка ашырылган эшләрне билгеләп үтте, шушы җирлектә яшәүче халыкка шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек, кош-корт санын тагын да арттырырга тәкъдим итте. Ул шулай ук бу җирлек халкының күпләп терлек тотуларын  билгеләп үтте.

 “Агрокөч” төркеменә караган  “Мензелинские зори” агрофирмасының  Калинин бүлекчәсе җитәкчесе  Илдар Акберов 2019 елда агроколлектив башкарган  хезмәттән канәгать калуын белдерде. Хуҗалыкта бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 42 центнер уңыш алынган, пай җирләре өчен исәп-хисап урак вакытында ук тиз арада ашлык бирелгән. Узган хуҗалык елында 4243 гектар шикәр чөгендере үстерелгән һәм аның һәр гектары  431,6 ц. уңыш биргән. Эшчеләргә барысы 26 миллион сумнан артык акча түләнеп, уртача айлык хезмәт хакы 29957 сум тәшкил иткән. Биредә уртача 67 кеше эшли, ә сезон вакытында 110 кешегә дә җитә.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X