Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Социаль проблемаларын хәл итәчәкләр

“ЛУКОЙЛ” оешмасының социаль һәм мәдәни проектларга конкурсы коммерцияле булмаган оешмалар өчен социаль проблемаларын хәл итүдә зур таяныч.

(Минзәлә, 20 октябрь, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

“ЛУКОЙЛ” оешмасының 2010 елдан бирле үткәрелеп килүче бәйгесендә ел саен безнең районның  дистәгә якын оешма-учреждениеләре катнашып килә. Конкурсның максаты – актуаль социаль мәсьәләләрне хәл итүдә җәмәгать оешмаларының һәм аерым кешеләрнең инициативаларын активлаштыру һәм аларга ярдәм итү.

Конкурс дүрт номинация буенча үткәрелде: “Рухият һәм мәдәният“, “Экология“, “Спорт “ һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә махсус номинация –“Бөек батырлык”.

Узган ел “ЛУКОЙЛ” конкурсының “Рухият һәм мәдәният“,“ Спорт “ номинацияләрендә катнашып, районыбыздагы унга якын учреждение һәм бер җирле үзидарә (Югары Тәкермән авыл җирлеге) бәйгедә җиңеп чыксалар, быелгысында җиңүчеләр саны 12гә җитте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев “ЛУКОЙЛ” ПАОның ХI нче социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.

Районндагы оешма-учреждениеләр нинди проектлар белән җиңеп чыкты, грант средстволарын нинди социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлтәчәкләр? Бу хакта тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының чираттагы санында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев