Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спорт аэробикасы буенча республика турниры

Бүген шәһәребезнең “Юбилейный” спорт комплексында спорт аэробикасы буенча “Майская грация” дигән республика турниры башланды.

Әлеге турнирны ачу тантанасында район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, районыбызның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе  Фаяз Хизбуллин, “Татарстан-новый век”, Татарстан-яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Минзәлә территориаль бүлеге рәисе Екатерина Голякова, “Юбилейный” спорт мәктәбе директоры Рәмзил Бәдриев катнаштылар. Спартакиаданы ачу тантанасында чыгыш ясап Нэля Бикеева болай диде:

  •  Сәламәт яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган, ел саен шәһәребездә һәм авылларыбызда төрле спорт мәйданчыклары төзибез,төрле спорт белән шөгыльләнү өчен җиһазланган 8 спорт объекты бар. Бу спорт төре бездә бик популяр, аэробика белән шөгыльләнүчеләр бездә елдан-ел арта,   ярышларда катнашучыларга уңышлар телим.   Аннары Рәмзил Бәдриев сүз алды:
  • Безнең спорт мәктәбендә аэробика белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Аэробика белән 11 елдан артык шөгыльләнәбез, кызларыбыз һәм егетләребезнең республика һәм Россия күләмендәге төрле ярышларда катнашып призлы урыннарны алып кайтканы бар. Киләчәктә дә бу   спорт белән шөгыльләнүчеләрне Европа һәм дөнья күләмендәге ярышларда катнашып  призлы урыннарны алуларын телим.   Ярыш шартларын аңлатып узганнан соң турнирга старт бирелде.  Бу турнирда Норлат, Әгерҗе, Минзлә һәм Казан шәһәреннән 273 бала    катнаша.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев