Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сусаклагычта капиталь ремонтных икенче этабы бара

Төзелеш объектларындагы эш барышын контрольдә тоту буенча атналык күзәтүне район башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев үткәрде.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Шәһәрдә дә, район авылларында да төзелеш объектлары шактый андагы эш күләме төрлечә башкарылган. Без алар хакында торымнан-торымга хәбәр итеп торабыз.
Стратегик объектларда шулай эш дәвам итә. Дүртенче балалар бакчасында эчке эшләр һәм мебель белән комплектлау бара. Мәктәп скверында эш туктап торганы юк. Контурлары билгеле, аннан соң Карл Маркс урамының шул өлешендә булачак җәяүлеләр зонасын тәртипкә китерәчәкләр.
Биредә һәм шәһәрне су белән тәэмин итү буенча иң зур социаль объект-сусаклагычта Олег Ильин командасы эшли.
Камил Римович әлеге объетта эшнең барышы хакында җентекләп сораштырды. Ремонт барышында су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмаска тиешлегенә басым ясады.
Бу көнне Камил Нәҗмиев Президентның Ишек алды программасы буенча Атлар мәйданында һәм Изыскательләр бистәсендә баручы төзекләндерү эшләренең барышы белән дә танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев