Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сыйфатлы терлек азыгы әзерләү зарури

Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгында эшләрнең очы-кырые юк. Терлек азыгын да хәзерләргә,игеннәрне дә тәрбияләргә, техниканы урып-җыюга әзерләргә кирәк. Шушы мәсьәләләр буенча без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Руслан Таймасовка мөрәҗәгать иттек. Ул менә нәрсәләр сөйләде:

Бүген кырларыбызда игеннәр матур гына булып өлгереп киләләр. Көзге арышлар башак  тутыралар. 32568 гектарда сабан ашлыклары, шул исәптән сабан бодае-16309, арпа-13859, солы-275, борчак-1638, люпин-110, бөртек өчен кукуруз-377,, техник культуралардан шикәр чөгендере-4889, рапс-6222, көнбагыш-2723, горчица-312, җитен-190, бәрәңге-190, төрле яшелчәләр-265,, азык культураларыннан:силос өчен кукуруз-1072 гектарда үсә.  Дым да җитәрлек. Һава температурасы да уңай. Боларның барысы әлбәттә сөендерә. Быелгысы елда басуларыбыз бик матур күренә, яхшы уңыш вәгъдә итә.

Яфрак азык әзерләү өчен хәзер иң кулай вакыт.Яшь терлекләргә кышын ашату өчен имән, юкә пиннекләре  әзерләп куярга кирәктер. Аларны күләгәле урыннарда киптереп, саклауга куярга, кышын бозауларга витамин буларак куллану зарури.  Бер бозауга кышлату чорына бер килограмм яфрак азык кирәк.  Әрем, гөлбадран(пиҗма), ат кузгалагы, ак чәчәк, юкә, кычыткан, кан үләне(чистотел) кебек дару үләннәре җыя башларга да вакыт җитте.

 1336 гектар мәйданда берьеллык үләннәр бар.  Аларны печән , сенаж, силос итеп файдалану максат булып тора.  Кышкылыкка бер баш шартлы терлеккә исәпләгәндә бер тонна печән, 5 тонна сенаж, 5 тонна силос әзерләү күздә тотыла. Ел ярымлык азык запасы булдыру өчен бер баш шартлы терлеккә  35 центнер азык берәмлеге әзерләү бурыч итеп куелды.  Моның өчен районда барлык мөмкинлекләр  тудырылган.

Быел да, хуҗалыкларга булышлык күрсәтү йөзеннән, бюдҗет тармагында эшләүче хезмәткәрләр, хакимиятнең төрле бүлекләрендә хезмәт куючылар район хуҗалыкларына  яфра казык, бәйләмле печән, дару үләннәре әзерләргә  булышырлар дигән өметтә калабыз. 

Акцент. 21 июньгә булган мәгълүматлар буенча 5800 тонна сенаж, 1500 тонна печән әзерләнде. Тупланган азык бер баш шартлы терлеккә 1,93 центнер тәшкил итә. Күпьеллык үләннәр 4 мең гектардан артык мәйданда чабылган, шуның 2 мең гектары-сенаж, 1,5 мең гектары печән, калганы яшел масса өчен. Гомумән алганда соңгы көннәрдәге һава торышы барлык хуҗалыкларга да терлек азыгы әзерләү эшен тулы көченә алып барырга мөмкинлек бирде-печән киптерү, сенаж әзерләү өчен дә шартлар уңай булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев