Реклама
Якшәмбе көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов үткәргән видеоконференциядә Минзәләдә авария хәлендәге торакта яшәүчеләр өчен һәм социаль ипотека буенча төзелүче йортларның графиктан соңга калуы да телгә алынды. Кайбер районнарда үз эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкара алмаган подрядчылардан объектларын тартып алырга кушылды, ә ул оешмалар кара исемлеккә кертеләчәк. Димәк, киләчәктә бөтенләй эшсез...
Якшәмбе көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов үткәргән видеоконференциядә Минзәләдә авария хәлендәге торакта яшәүчеләр өчен һәм социаль ипотека буенча төзелүче йортларның графиктан соңга калуы да телгә алынды. Кайбер районнарда үз эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкара алмаган подрядчылардан объектларын тартып алырга кушылды, ә ул оешмалар кара исемлеккә кертеләчәк. Димәк, киләчәктә бөтенләй эшсез калырга мөмкиннәр. Бездәге йортларны төзүче подряд оешмасы вәкилләре бу видеоконференциягә хәтта килмәгәннәр дә иде. Президентның әлеге кисәтүен турыдан-туры ишетсәләр, йортлар төзелешен тизләтүнең чараларын табарлар иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз