Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Табигатьне саклауга өлеш кертәләр

2015 елдан “Татмедиа” АҖнең “Минзәлә-информ” филиалының яңа технологияләрне тормышка ашыру буенча җитәкче урынбасары Рөстәм Хакимзянов башлангычы буенча Минзәлә районында кулланылган батарейкалар җыю башланган иде.

Дилфас Галиев

Быел редакция коллективы батареялар җыю буенча акциягә нәтиҗәләр ясады, пандемия булу сәбәпле бу акция ике елга сузылды.

Редакциягә 2015 елда 72, 2017-2018 елларда 129 килограмм куллануда булган батареяларны балалар бакчалары һәм мәктәпләр китереп тапшырдылар. Шулай ук шәһәребез кешеләре, мәктәпләр бу акциягә кушылып зур эш башкаралар. Рөстәм Хакимзянов балаларга һәм аларның коллективларына редакция җитәкчесе Илдус Шагиевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Шәһәребезнең  балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә яшьтән үк табигатькә, хезмәтне сөюгә, һәр җан иясенә ихтирам һәм саклык тәрбиялиләр.  

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр табигатьне саклау максатыннан шактый эшләр башкаралар, 2019-2021 елларда кулланышта булган 300 килограммнан артык батареялар җыйганнар.   Батареялар җыю эшендә балалар бакчалары коллективы һәм әти-әниләрдә бик теләп катнашалар. Алар һәр көнне диярлек батареялар җыеп алып килеп тапшыралар.   Әлеге чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Ләйлә Галимова, Минзәлә һәм Актаныш районнары буенча эколог Айрат Мингазов катнашты. Ләйлә Галимова үз чыгышында бер батарейка ике керпене коткара диде, экологияне саклау эшендә активлык күрсәткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде, табигатьне саклауда үзләреннән өлеш керткән балаларга битараф булмаган өчен рәхмәт әйтеп аларга 11 пачка дәфтәрләр, буяу өчен раскраскалар тапшырды.

2020 - 2021 нче уку елында мәктәп коллективлары тотылган батареяларны балалар иҗат йортына тапшырдылар. Алдагы сезоннан башлап балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә кулланылышта булган батареяларны балалар иҗат йортына тапшыра башлаячаклар. Ә редакциядә шәһәр,авыл кешеләреннән җыелган кулланылышта булган батареялар гына кабул ителәчәк.

Акцент. Быел районыбыз җирлегендә яшәүчеләр барысы 500 килограммнан артык кулланылышта булган батареяларны җыеп тапшырдылар. Быел көзгә газетага альтернатив язылучылардан кулланылышта булган батареяларны кабул итүне дә оештырырга җыенабыз.  Аның шартлары хакында соңрак сөйләшербез!

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев