Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тамак хәсрәте бетте, сәламәтлек искә төште

Курку – бүгенге көндә иң куркыныч вирус. Паникага бирелмик. Яшисе килеп яшәгән һәм эшләгәндә чир кешене җиңә алмый ул.

– Мәскәүдә бик күп төрле авырулары булган өлкән яшьтәге кешене коронавирус теге дөньяга алып китү хәбәрен ишеткәч, Минзәләдә яшәүче өлкәннәр дә тамакка кадәр, сәламәтлек тагын да кадерлерәк икән, дип акылларына килделәр. Кибетләрдә ажиотаж төште.

Минзәләдә чит илдән кайткан кеше барлыгы хакында хәбәр дә өстәлгәч, безгә дә сораулар күбәйде.
– Тынычландырабыз, ул кеше хәзерге көндә гаиләсе белән ике атнада карантинда. Авыру билгеләре юк, температурасы нормаль, дип хәбәр итте безгә хастаханә баш табибының поликлиника буенча урынбасары Муса Хәбибуллин.

Редакциягә килгән бер әбине көчкә тынычландырып чыгардым.

– Мин үлсәм, күмәргә кайткан балаларым чир йоктырмаслар бит, - диде ул борчылып.

Курыккан куш күренә, диләр бит. Без аңа, сөйләшә торгач, яшәү дәрте өсти алдык бугай. Саклану чараларын да аңлаттык. Өлкән яшьтәгеләр, берсүзсез, караучысыз калмаячаклар, күбесе балалары белән яши бит. Ялгызларны социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәмнән ташламый һәм ташламаячак. Әйе, аларга карата игътибар артачак. Хезмәт коллективлары ялгыз яшәүче өлкәннәрне контрольгә алудан тыш, ярдәмгә килергә әзер булган волонтер сафлары да барлана. Нефть, доллар тирбәлешләре дә сискәндерде кешеләрне, акчалы кешеләрнең кесәсен дә кашыр, билгеле. Әмма үткән кризис вакытында долларлары булучы минзәләлеләрнең Казаннан фатир алырлык дәрәҗәдә баюлары хакындагы хәбәрне дә ишетеп беләбез... Россия Президенты, хөкүмәте бюджетның, социаль программаларның саклап калырлык көче бар, дип ышандыра бит. Хезмәт хакына яшәүчеләр ачтан үлмәс, паникага бирелеп сәламәтлегебезгә дә зыян салмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев