Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тантаналы шартларда Минзәләдә мәдәни мирас йорты ачылды

Мәдәни мирас йорты үз канаты астына район ветераннарын, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне һәм Ветераннар хоры коллективын да алды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Күп еллар дәвамында балалар бакчасы булып торган бина, республика һәм район җитәкчелеге, спонсорлар ярдәме белән төзекләндерелде. Төп төзелеш эшләрен СК “Гранит” оешмасы башкарды.

Район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев һәм СК “Гранит” оешмасы җитәкчесе Артур Микаэлян кызыл лентаны кискәч, башка кунаклар белән эчкә үттеп, клуб берләшмәләре урнашкан бүлмәләр белән таныштылар.

Тантана йортның актлар залында дәвам итте. Район башлыгы Айдар Салахов һәм Азат Хамаев ветераннарны һәм мөмкинлекләре чикләнгән райондашларны яңа бинага күчүләре белән тәбрик иттеләр. Азат Кыямович Мәдәни мирас йорты җитәкчесе Рузил Миңнехановка сертификат, Ветераннар халык хоры аккомпаниаторы, ТРның атказанган хезмәткәре Данир Фәхретдиновка хорныэ 40 еллыгы уңаеннан баян бүләк итте.

Әлеге бинаны төзекләндерүдә һәм аны җиһазлауда бик күп спонсорлар булышлык күрсәтте. Ачылу тантанасында алар район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар.

Чара Ветераннар халык хорының матур җырлары белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев