Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Тәҗрия Сафиуллина Минзәлә районының иң яхшы хат ташучысы

Ул бу эшендә 40 ел ару-талуны белми хезмәт куя.

(Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»)

Тумышы белән ул Минзәлә районы Җәмәк авылыннан. Кадрәк авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң авылда төпләнеп кала. Заманында әти-әнисе почтальон булып эшләгән, Тәҗрия яшь вакыттан ук хат ташучы һөнәренең нечкәлекләрен белеп үсә. Аның әтисе — Рәис, әнисе Һава 1966-1980 елларга чаклы газета-журналлар тараткан. Ул вакытта Минзәләдән почта әбәдтән соң кичке якта гына килгән, сортировкалаганнан соң газета-журналларны төнлә белән генә таратканнар. Тәҗрия ханым әтисенең 31 нче декабрь көнне төнлә белән авыл халкына пенсия өләшкәнен дә искә алып үтте. 

Элекке хат ташучы Нина Гарнышева лаеклы ялга чыккач, Тәҗрия ханым аның урынына эшкә керергә була. Ул вакытта почтальон булып эшкә керү өчен Калинин колхозы рәисе Касыйм Гафиятовтан ризалык ала. Касыйм ага фатыйхасын биргәннән соң, 1986 елда кече улына дүрт ай тулганда почтальон булып эшкә кергән иде һәм шуннан бирле Кадрәк һәм Иске Мунча авылларында үз хезмәтен яратып башкара. 

Һәр йортта Тәҗрияне көтеп алалар, чөнки ул үзе белән район газетасы гына түгел, төрле эчтәлектәге, төрле темадагы хәбәрләр белән, матди иминлек алып килә: пенсиясен дә, субсидиясен дә көне-сәгате белән җиткерә. Әле бит аның иңнәрендә башка мәшәкатьләр дә җитәрлек: газета-журналларга яздыру, халыктан төрле түләүләргә акча җыю дисеңме? Тәҗрия гаиләсендә дә үрнәк әни, ире Мөнәвир белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Һәрберсенең үз гаиләсе бар, балалары аларга 9 онык бүләк итәргә өлгергәннәр. Кече улы Илдар Сарманда тавык фабрикасында оператор булып хезмәт куя, икенче улы — Ринат полициядә хезмәт итеп лаеклы ялга чыкты, кызы — Флүрә Актанышта балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 

Сафиуллиннар авылда гына түгел, районда иң актив һәм хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Алар авылдашларын бер йодрыкка туплап, олы бер гаилә кебек яшиләр. 
— Почта таратуда ирем дә булыша, ул урамның бер ягыннан, ә мин үзем икенче ягыннан таратам. Мин үземнең барлык әбүнәчеләремнең өметен аклап тырышып эшлим. Әби-бабайлар мине яраталар, мин аларны яратам, намус белән эшләвемне дәвам итәмен, — ди Тәҗрия эше турында. 

Тәҗрия Иске Мунча авылына җәяүләп яки юлда очраган берәр машинага утырып барамы, ире илтәме — мөһим түгел, газета-журналларны һәм пенсияне вакытында тарата. Ялгыз яшәүче әби-бабайларның күпчелеге газ һәм телефон хезмәте өчен килгән квитанцияне тутыру һәм түләүләрне башкару өчен дә, рәхәтләнеп сөйләшер өчен дә хат ташучыны көтә. 

Авылда Фәридә Нәҗмиева — 8, Мәрьям Загриева — 4, Марсель Ханнанов — 3, күп балалы Гөлнара Гермагентова — 5 төрле газета-журнал алдыра. Тәҗрия ханым үзе дә 7 төрле газетага языла. 

Почта хезмәткәрләренең эше чиксез күп.
— Ничек вакылы матбугатка яздыру планын гел үтәп торасыз? Сере нәрсәдә?-дип кызыксынам.
— Бернинди сере юк. Ташламалы яздыру вакытында, «Газета-журналларга языласызмы?» дип сорыйм. Ризалык бирү белән яздырам да куям. Каршы килгәннәре юк, – ди ул елмаеп. 

Ике авылда яшәүчеләр дә игътибарлы, кешелекле һәм искиткеч тыйнак булганы өчен аны ярата. Өлгерлек, җаваплылык белән башкара ул үзенең хезмәтен. Табигатьнең нинди фасылына, нинди һава шартларына карамастан, атнага өчәр тапкыр күршедәге Иске Мунча авылына газета-журналларны, хатлар, квитанцияләрне, товарны илтеп бирә һәм үз авылында да тарата ул. Исән-имин генә йөреп, әле безне сөендереп озак эшләсен, дигән теләк тели аңа рәхмәтле авылдашлары. 

Акцент.
Тәҗрия ханым күп еллар яхшы эшләгәне өчен район башлыгы Айдар Салаховның Мактау кәгазе белән бүләкләнгән. Әле моның өстенә «Минзәлә» газетасы редакциясе соңгы елларда район гәҗитен яздыруда актив катнашканы өчен грамота бирде, төрле бүләкләр белән сөендерде. Тәҗрия ханым 2026 елның беренче яртыеллыгына 34 берәмлек «Минзәлә» гәҗитен тарата. Шуңа аны «ТАТМЕДИА» АҖ 2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы район хат ташучысы» дип таныды. Әле күптән түгел генә «ТАТМЕДИА» АҖ «Минзәлә» газетасын таратуда актив катнашканы өчен Тәҗрия ханымга премия бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев