Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарча диктант - 2019

Бүген районыбызда зур чара – татарча диктант язу узды. Минзәләнең Педагогика көллияте, Медицина училищесы, 2нче урта мәктәп һәм Гимназия барлык теләк белдерүчеләрне кабул иттеләр. Районыбыз авылларында да диктант язучылар җыелды.

Сәгать 10.00да педагогика көллиятендә халык җыелып, ике залга бүленеп, урыннарын сайлап утырган иде инде. Беренче бүлмәдә көллиятнең гимназик сыйныф укучылары һәм беренче курслары җыелган, аларга диктантны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Гыйлаҗетдинова укыды, икенче бүлмәдә өлкән студентлар һәм шәһәребезнең барлык актив кешеләре, битараф булмаган шәһәрдәшләребез җыелган иде. Аларның дикторы - Нәсимә Шаһиева - Милли мәгариф һәм регион ара хезмәттәшлек буенча мәгариф бүлегендә методист, ул бик матур һәм төгәл итеп Роберт Миңнуллин язмасыннан өзек укыды:
- Миңа һич тә авыр булмады, чөнки 33 ел педагогик стажым бар, әлеге бинада да 15 ел хезмәт иттем. Диктант язарга килүчеләр мине сокландырды: яңа абзац кайчан башланыр микән дип сабыр көтеп утырулары, түземле һәм тыңлаучан булулары – бик рәхәт иде. Алар инде максат куеп килгәннәр: татарча дөрес язарга һәм татар телен сакларга.

Килүчеләр саны 100дән артык иде. Иң яшь диктант язучы – 14 яшьлек гимназик класс укучысы, иң өлкән катнашучы – 70 яшькә якын ханым.
Татарча диктант язучыларның кәефе күтәрелгән, йөзләрендә елмаю балкый. Ник алай сөенәләр микән алар?
Рәмзилә Исакаева, тәрбияче:
- Мин үземнең белемемне тикшерергә килдем. Бик ошады. Кыен булмады, текст авыр түгел иде. Бераз тыныш билгеләре онытылган, анысы да тиз искә төште. Әлбәттә, икенче елга киләбез. Дикторга без бик рәхмәтле, интонация, паузалар куеп, кулыннан килгәнчә ярдәм итте, дөрес һәм матур итеп укыды.
Римма Әхмәтханова, китапханәче:
- Быел беренче тапкыр катнашам, бик ошады. Нәсимә апа бик аңлаешлы һәм кызыклы итеп укыды. Әсәр дә бик дөрес сайланган. Бик күп студентлар катнашты, өлкән яшьтәге кешеләр килүе – бик сөендерде. Килүемнең максаты – белемемне тикшереп карау, мәктәп елларын искә төшерү. Татарча күбрәк укырга һәм язарга кирәк, мондый чаралар белән без үз милләтебезне тагын да үстерәбез һәм ныгытабыз!

Педагогика көллияте нинди фикердә соң?
Гөлназ Талипова:
- Мин үзем татар җанлы кеше буларак та, шушы уку йортының татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак та, педагогика көллиятенең милли мәгариф бүлегенең мөдире буларак та, “Татарча яз” акциясеннән читкә калырга тиешле кеше түгел. Бүген без бик матур итеп көллиятебездә әлеге акцияне үткәреп җибәрдек. Килүчеләргә без бик рәхмәтле, - барысы да шат күңелле, бөтенесе дә позитив карашлы, ник килдек микән дип йөрүчеләр булмады. Бик күңелле, дустанә һәм кызыклы үтте әлеге акциябез. Бөтен дөнья татар конгессы белән берләшеп, төрле чаралар үткәрүебез бик сөендерә.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

#РеспубликаТатарстан #Татарстан #НашаРеспублика #Мензелинск #Мензеля #казань #зеленодольск #нижнекамск #арск #альметьевск #нурлат #челны #кукмор #елабуга #бугульма #чистополь #буинск #лениногорск #мамадыш #менделеевск #агрыз #мензелинск #заинск #азнакаево #бавлы #мензеляинформ

Публикация от Мензеля Мензелинск (@menzela_menzelinsk)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев