Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан буенча 2 млн.нан артык, Минзәлә районында - 79 мең тонна ашлык суктырылды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 15931 гектарда игеннәр суктырылган, шуның эченнән арпа-4956, көзге бодай-9476, сабан бодае-1300,борчак-588, солы 231 гектарда җыеп алынган.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")Барлыгы 79003 тонна ашлык  суктырып алынган. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 49,6 центнер тәшкил итә.  Республика буенча бу күрсәткеч-39,8 центнер. Һәр гектардан уртача уңыш алу буенча безнең район игенчеләре Зәй-60,6 ц.,Тәтеш-56,7ц., Сарман-55,9ц. районыннан калышып дүртенче урында баралар. Район буенча  игеннәрнең 33,2 проценты   суктырып алынды. “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре 1200 гектарда көзге бодай,1203 гектарда арпа, 359 гектарда борчак суктыруны төгәлләделәр. Монда 2 мең гектардан артык  язгы бодайны суктырып аласы калды, бодайның гектар төшеме 56,2 центнер тәшкил итә.   Бу хуҗалыкта игеннәрнең 63,4 процентын суктырдылар.  Район буенча иң югары уңыш “Мензелинские зори” агрофирмасында - көзге бодай уртача 56,2 центнер уңыш бирә, бу хуҗалык бүген көзге бодайны суктырып бетереп, арпа суктыруга керешәчәк.  Кичә районыбыз кырларында 72 комбайн эшләде.  Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 800 тонна салам төргәкләргә төрелгән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев