Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкләгән язучылар делегациясе Минзәләгә килде
Алар Минзәлә район үзәк китапханәсендә Сәлисә Гәрәеваның «Бер кайтырмын» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгын презентацияләделәр.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Район үзәк китапханәсенең уку залында районыбыз китапханәчеләре көче белән әзерләнгән әдәби-музыкаль чара Сәлисә Гәрәеваның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган иде. Шагыйрәнең Татарстан язучылар берлеге ярдәме белән чыккан яңа «Бер кайтырмын» дип исемләнгән шигырьләр китабына төрле елларда язылган иң яхшы лирик-фәлсәфи шигырьләре тупланган. Төзүчесе — Газинур Морат.
Әлеге китапны район үзәк китапханәсеннән алып укырга мөмкин. Бүгенге көндә Минзәлә өлкәннәр йорт-интернатында яшәүче Сәлисә апа Гәрәева сәламәтлегенә бәйле рәвештә чарада үзе катнаша алмады.
Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чарада тамашачы буларак утырган «Сибелә чәчәк» әдәби берләшмәсе әгъзалары — җирле шагыйрәләр, китапханәчеләр алдында чыгыш ясап, Сәлисә Гәрәеваның китабын чыгару тарихын сөйләде. Әлеге җыентыкның шагыйрәдән бигрәк без, якташлары, китап укучылар кирәкле булуын ассызыклап узды. Килгән шагыйрьләр, язучылар белән таныштырды.
Шагыйрь Марсель Галиев исә Минзәләдән чыккан танылган язучылар Рәшит Гәрәй, Фәнзаман Баттал, Сәлисә Гәрәева, Габделхәй Сабитов хакында сөйләгән истәлекләрне минзәләлеләр зур кызыксыну белән тыңлады.
Башкала кунаклары китапханәдә эшләп килүче Рәшит Гәрәй музее белән дә танышты.
Соңыннан язучылар Минзәлә театрында булдылар. Педагогия көллиятендә студентлар белән очрашып, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Гимназиядә исә Ленар Миннемуллин җитәкләгән Р.Муллин исемендәге «Сәяр» театр һәм кино балалар студиясенә йөрүче балалар сәхнәләштергән "Галиябану«ны тын да алмый карадылар. Җитәкченең һәм балаларның профессиональ дәрәҗәдә эшләвен, уйнауларын билгеләп үттеләр.
Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкләгән язучылар делегациясе Югары Тәкермән авылында да булды. Язучылар анда Габедлхәй Сабитов исемен йөртүче мәктәп һәм Гөлшат Зәйнашева исемендәге мәдәният йорты коллективлары белән дә очраштылар, «Туган як» музеен карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев