Татарстанда мондый хәлнең күптән булганы юк иде
Бүген юл йөрү иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан хөкүмәте комиссиясенең чираттагы утырышы үтте.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Татарстанның Премьер- министр урынбасары — Татарстанның Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров республикада аварияләр саны кимесә дә, үлүчеләр саны артуын хәбәр итте. Мондый статистика күптән күзәтелмәгән. Бу трагик саннарда безнең райондагы М7 юлында булган юл һәлакәтләре дә бар.
Видеорежимда барган комиссия утырышында Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, РОВД начальнигы Евгений Клещевников, ГИБДД начальнигы Альберт Якупов, АТП начальнигы Рамил Кәримов, районда эшләүче юл төзү оешмалары вәкилләре катнашты.
Юллардагы трагедияләрне киметү буенча чаралар хакында сөйләделәр чыгыш ясаучылар. Аерым алганда кичекмәстән кышкы шина белән йөри башларга кирәклеге әйтелде.
«Халык инспекторы» мәгълүмати системасы юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы хакында 60 мең хәбәр килгән Дәүләт автоинспекциясенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев