Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстандагы "Ремесло" фестивале Минзәләдә башланды

Республикабызда үтүче яшь режиссерларның "Ремесло" фестивалендә быел Минзәлә театры да катнашты.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Илсур Казакбаев куйган "Җинаять һәм җәза" спектакле декарацияләре Казандагы фестиваль мәйданчыкларына сыймаслык булгач, тәнкыйтьчеләр Минзәләгә килделәр. Спектакльне карагач, фестивальне оештыручы Ниаз Игъламов, театр тәнкыйтьчеләре, журналист- блогерлар Айрат Бикбулатов, Айдар Әхмәдиев, Глеб Ситковский, Екатерина Рябова, Владислава Куприянова үзләрендә туган фикерләр белән уртаклаштылар. Алар күп төрле булды. Кызыл җеп булып сузылганы- символлар бик күп, тамашачы һәр күренешкә код эзләп утырырга мәҗбүр. Шул ук вакытта Достоевскийның үлем һәм фәхишәлек турындагы фикерләре тамашачыга җиткерерлек итеп ачылган. Җинаять җәзасыз кала алмый дигән фикер өстенлекле. Гарчә, әсәр авторында үтерүгә ике төрле караш сизелсә дә.
Гадиләр һәм даһилар...Даһиларның кайбер кимчелекләренә күз йомарга кирәктер, ди Рөстәм Зиннуровның герое Раскольников та. Театр тәнкыйтьчеләре артистлар Диләрә Кәримуллина, Ринат Бәдретдинов уенына уңай бәя бирделәр.
Менә дигән декорацияләр ясаучылар турында да, ут һәм сүрәтләр бик оста уйнаучы осталар хакында да әйтелмәде. Без аларның исемнәрен газетада язылган материалда атарбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев