Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"ТАТМЕДИА"ның барлык сәүдә нокталарының 11 проценты Минзәлә районында

Бүгенге көндә ТАТМЕДИАның Минзәлә филиалы 51 авыл һәм шәһәр кибетләрендә,почтаның шәһәр бүлекчәләрендә, 40 тартма халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә атна саен 400 гә якын район газетасы,ә дистәгә якын ноктада Татарстан журналлары сата.

Рөстәм Хәкимҗанов,Минзәлә-информ
Газетаны кибетләрдә сату белән филиал күптәннән шөгыльләнә.Бу хакта филиал җитәкчесе, баш мөхәррир Илдус Шаһиев менә нәрсәләр сөйләде:
- 40 тартма халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә газета сатылу дистә елдан бирле бара инде.Почта аша подписка кинәт кими башлагач,зарланып утырганчы ,диеп күпкатлы кибетләр янындагы шәхси кибет хуҗалары белән килешеп,бишәр-унар данә газета куя башладык.Акрынлап атна саен 300 данә газета сатыла башлады.Тынычланган гына идек,авылларда почта бүлекләре ябыла башлады,почтальоннар алышынып,алар тарафыннан төп игътибар сәүдәгә кала башлагач,ул авылларга да керә башладык.Экономик нәтиҗәлелекне күтәрү өчен маршрутлар ясадык.Былтыр атна саен сатылган газета күләме 400 дән арта башлаган иде. Коронавирус ваклап сатуны гына түгел, подписканы да шактый киметте.

Минзәлә филиалы республикада беренчеләрдән булып Татарстан журналларын сата башлады. Минзәләдә Салават күпере,Сабантуй,Чаян,Сөембикә журналларын күбрәк укый башладылар.
Шәһәр почтальоннарының максатчан түгел, ә инерция белән генә эшләүләреннән уяту өчен газетадан мәхрүм калган якташларыбызга сату гына түгел, альтернатив подписка да актив тәкъдим итәбез. Альтернатив-арзан бәя,газетаны укучыга тизрәк китереп бирү дигән сүз!

ТАТМЕДИА басмаларын республикада барлыгы 451 сәүдә ноктасында сатып алырга була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев