Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“ТАТМЕДИА”ның Минзәлә филиалы “Япошка” кафесы белән берлектә “Район газетасы яшләр арасында” дигән яңа проект башлап җибәрә

Район газетасы яшләр арасында

Сер түгел, “Япошка” тәмле ризыкларына заказны күпчелек яшьләр бирә. Ә район газетасыннан (китаплар шул исәптән) аларны гаджетлар аерды. Әйе, “Мензеля-информ” социаль челтәрләрдә дә бар. Әмма без 2021 елдан башлап газетада басылган материалларны интернетка куймый башладык. Ә материаллар – район кешеләре һәм аларның эшләре хакында. Укып карагыз – моңа үзегез дә ышанырсыз! Район газетасын укый башлау өчен бер тиен дә акча чыгарасы булмый. Заказлар белән сезгә бушлай киләчәк ул. Кызыксынып укып карагыз! Газетага күз салу өчен теләк кенә кирәк. “Япошка”ның тәмле ризыклары янына сезнең күршедә яшәүче игътибарга лаек райондашлар, туганнар, дуслар хакында язылган “Минзәлә-Мензеля” газетасы да булачак.

Кулга тотып, күз йөртеп чыгудан башлыйк. Кызыксыну шулай уяна. “Япошка” белән “ТАТМЕДИА”ның Минзәлә филиалы берлштерелгән проекты белән кызыксынучы табылыр дип ышанабыз.

Икенче проект үзмәшгульләрне район газетасына яздыруда һәм таратуда хезмәттәшлеккә чакыру белән бәйле. Атнага 3-4 сәгать эшләп көн итәрлек акча эшләргә мөмкин. Сынап карагыз!

Илдус Шаһиев,

“ТАТМЕДИА”ның “Минзәлә-информ” җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев