Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татьяна Красильникова “Минзәлә” газетасы кубогына ия булды

"Минзәлә" газетасы редакциясе 2012 елда терлекчелектә, ягъни үз төркемендәге сыерлардан иң күп сөт сауган савымчыга махсус кубок булдырган иде. Узган елда кубокны "Вамин-Минзәлә" агрофирмасы "Якты юл" хуҗалыгы савымчысы Минсылу Мингалимова алган булса, быел бу бүләккә "Мензелинские зори" агрофирмасының "Николаевка" хуҗалыгы савымчысы Татьяна Красильникова лаек булды. Ул 2013 елда 270 тоннага...

"Минзәлә" газетасы редакциясе 2012 елда терлекчелектә, ягъни үз төркемендәге сыерлардан иң күп сөт сауган савымчыга махсус кубок булдырган иде.

Узган елда кубокны "Вамин-Минзәлә" агрофирмасы "Якты юл" хуҗалыгы савымчысы Минсылу Мингалимова алган булса, быел бу бүләккә "Мензелинские зори" агрофирмасының "Николаевка" хуҗалыгы савымчысы Татьяна Красильникова лаек булды. Ул 2013 елда 270 тоннага якын сөт сауган.

Татьяна Рус Каран авылында туып, совхоз тормышында кайнап үскән терлекче. Андыйлар турында халык "кайда туган, шунда яраган", ди. Ул мәктәпне тәмамлагач та Минзәлә медицина училищесына укырга керә һәм беренче курсны төгәлләүгә гаилә хәле буенча авылга кайтырга туры килә аңарга. Шуннан соң ул авылда төпләнеп кала. Совхозда сыерлар сава башлый. Кияүгә чыга, бер-бер артлы ике кызы һәм улы туа. Балаларының өчесе дә авылда калган: улы Дмитрий шул ук фермада терлекче, кызы Екатерина зоотехник, хәзер декрет ялында. Екатеринаның ире Сережа Новиков узган ел "теща"сы белән бергә сыерлар сауган, хәзер фуражир вазыйфасын башкара. Ә кече кызы Наталья "Тургай" приютында шәфкать туташы булып эшли. Хәзер аларның үз тормыәлары, Татьянага биш онык бүләк иткәннәр. Онык дигәннән, 3 сыйныфта укучы оныкчасы Лиза әбисенә ияреп барып, сыерлар саварга сорый икән. Ул 31 ел фермада сыерлар сава. Татьянаның тырыш хезмәте югары бәяләнә. 2011 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән мактаулы исем бирелде. Алдагы көннәрдә дә уңган савымчыга һәм ул эшләгән хезмәт коллективына яңа биеклекләр, уңыш-казанышлар юлдаш булсын.

Сүз уңаенда

Хуҗалык җитәкчесе Вячеслав Чебашев Татьянага кубок тапшыру уңаеннан менә нәрсә диде:

-Татьяна Красильникованың җиңүе аның өчен генә түгел, минем һәм аның хезмәтчәннәре өчен дә зур горурлык. Безнең сыер саву операторлары һәм терлекчеләр хезмәтләрен чын күңелдән башкаралар. Үткән чатнама салкыннарда бөтен авыл белән терлек карадык дисәм дә ялгыш булмас. Чөнки без аңлыйбыз, кышын фәкать сөт акчасы гына хуҗалыкның финанс хәлен тотрыклы итә.

"Николаевка" хуҗалыгы бүгенге көндә барлыгы 4 тоннадан артык сөт җитештерә, шуның 3,5 тоннасын суытып, югары сорт белән эшкәртү предприятиесенә озата. Бүгенге көндә эшкәртү предприятиесе бер кило сөт өчен хуҗалыкка 20 сум 27 тиеннән исәп-хисап ясый. Узган ел буена уртача бер кило сөт өчен эшкәртү предприятиесе 14 сум 80 тиеннән хисап ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X