Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татьяна һәм Максим – сез искитмәле!!!

ХХII Кышкы Олимпия уеннары сноуборд, фристайл, фигуралы шуу буенча 6 нчы февральдә үк башланып киткән ярышлар кызганнан кыза бара һәм...командалар зачетында да көн саен үзгәрешләр. Кичә, 12 февральдә, фигуралы парлы шуу ярышлары безнең Россия командасының медальләр санын арттырды, аларның саны 9га җитте. Болар- 2 алтын, 4 көмеш, 3 бронза. Хәзер...

ХХII Кышкы Олимпия уеннары сноуборд, фристайл, фигуралы шуу буенча 6 нчы февральдә үк башланып киткән ярышлар кызганнан кыза бара һәм...командалар зачетында да көн саен үзгәрешләр.

Кичә, 12 февральдә, фигуралы парлы шуу ярышлары безнең Россия командасының медальләр санын арттырды, аларның саны 9га җитте. Болар- 2 алтын, 4 көмеш, 3 бронза. Хәзер без гомуми зачетта 7 нче урында.

Россиялеләрдән иң беренче алтын медальне фигуралы шуучылар 9 февральдәге команда ярышларында яулаганнар иде. Шул ук көнне чаңгы спортында ир-атлар арасында шәхси ярышларда Альберт Демченко, биатлонда хатын-кызлар арасында 7,5 км да Ольга Вилухина көмеш, тимераякта узышу буенча 3000 метрлы дистанциядә Ольга Граф бронза медальләргә лаек булдылар.

Һәм менә 12 февраль безнең спортчылар өчен бик тә уңышлы үтте: парлы фигуралы шууда Татьяна Волосожар һәм Максим Траньков алтын (алар спорт парларының шәхси турнирында да җиңделәр, ике программада барысы 236,86 балл җыйдылар), Ксения Столбова һәм Федор Климов (218,68) көмеш медаль яуладылар. Өченче урында - Германиядән Алена Савченко белән Робин Шолков (215,78). Россиядән тагын бер дуэт - Вера Базарова һәм Юрий Ларионов (199,60) алтынчы урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев