Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тауасты Байлар авылында Минзәлә районы ведомствоара эшче төркеме утырышы узды

Традиция буенча, төркем утырышлары җирлек территориясендә яшәүче милләт вәкилләренең мәдәниятен чагылдыручы чыгышлардан башлана

(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)

Тауасты Байлар авылында Минзәлә районының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышы узды.

Тауасты Байлар авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәре колхоз хезмәткәрләренең бал аерту турында театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, дәртле татар һәм мари биюләрен башкардылар.

- Мондый чыгышлар җирлектә милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерү буенча максатчан эш алып барылуын күрсәтә, - дип билгеләп үтте район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, утырышны ачканда.

Тауасты Байлар авыл җирлеге территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклау, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча эшләрнең торышы белән авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Гәрәева таныштырды.

- Җирлек территориясендә 814 татар,17 рус, 7 башка милләт вәкиле яши. Алар арасында киеренкелек барлыкка килү тенденциясе күзәтелми. Милләтара дуслыкны ныгыту буенча авыл мәдәният йорты, китапханә, мәктәп хезмәткәрләре тарафыннан зур эш алып барыла, - дип хәбәр итте җирлек башлыгы.

2025 елга кадәр Россия Федерациясендә дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасында милли сәясәт концепциясе  турында Минзәлә районы мәдәният бүлеге начальнигы Рәзилә Галиева чыгыш ясады.

- Милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калуда балаларны тәрбияләү һәм укыту туган телдә алып барыла торган мәктәп һәм балалар бакчасы зур роль уйный, - дип билгеләп үтте мариларның милли-мәдәни җәмгыяте җитәкчесе, Калтак урта мәктәбе директоры Инга Шәрипова.

Миграция өлкәсендәге хәл турындагы нотык белән полиция башлыгы урынбасары Илгиз Латыйпов чыгыш ясады.

Утырышка йомгак ясап. Марк Токарев районда мәгариф өлкәсендә «Киләчәккә омтылыш» - «Стремление к будущему» программасы кабул ителүен искәртте. Программаның төп элементларыннан берсе - укучыларны район территориясендә яшәүче халыкларның милли традицияләре белән таныштыру. Район башлыгы ярдәмчесе мәгариф бүлеге алдына бу юнәлеш буенча яңа уку елында башкарылачак җентекле эш планы төзү бурычын куйды.

Безнең өстәмә

Минзәлә районы татарларының милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе, Тауасты Байлар авылыннан "Нур" халык театры җитәкчесе Мөслимә Гайниева милли гореф-гадәтләрне, конфессияара, этникара килешүне саклау буенча зур эш башкара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев