Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Түбән Тәкермән авылында палас сугу серләренә өйрәттеләр

Район мәдәният хезмәткәрләренең җыены чираттагы җыены Түбән Тәкермән клубында үтте.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
Бу авылдагы клуб районда иң беренче булып 2012 елда салынды. Ул чактагы район башлыгы Расим Садыйков, клубны ачканда, колхоз рәисе булып биредә эшләгәндә, хезмәт сөючәнлеге белән белән таң калдырганга тагын бер кат рәхмәтемне белдерәсемне килә дигән иде, 200 тамашычыга исәпләнгән клуб!!! Районда бердәнбер. Килеп эшләрен үз күзләрен күргәч, эшләре белән дә беренче алар, дип курыкмыйча әйтәм. Гөлназ Гәрәева чәчәкләр патшабикәсе буларак кына белә идем. Клубны күргәч, хуҗа буларак та, мәдәни чаралар үткәрү буенча да көчле җитәкче икәнен күрдем һәм тойдым. Музее гына ни тора! Бу хакта аерым язачакбыз. "Ак калфак" ның кызлар булып калырга омтылган әбиләре дә сокландырды килгән кунакларны. Алар яңа клуб салынганнан бирле ансамбльгә оешканнар.
Шәргия апаның борынгы заман станогында палас сугу серләрен дә күпләр беренче тапкыр күргәндер.
Анда күргәннәрнең, катнашкан кешеләрнең барысы хакында да язып бетереп булмый. Кыскалык заманы хәзер. Кыска видеоларны минем Инстаграмдагы биттән, икенче атна башында тулы версиясен Ютубтагы Мензеля-информ каналыннан һәм Мензеля.ру сайтындагы видеогалериядә карый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев