Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Театр елы Әтнәдә башланды

2019 ел Россия Федерациясе Президенты Указы белән театр елы дип игълан ителде.

Шул уңайдан Татарстан Республикасында тантаналы чара Әтнә театрында үтте.

Бу тантанада Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шаймарданов һәм районнын мәдәният бүлеге мөдире Энҗе Хәкимова катнашты.

Театр елын ачу тантанасы Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары башкаруындагы "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек  белән башланып китте.

 

Театр елын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашты һәм тантанага килүчеләрне зур вакыйга белән котлады. "Театрларны төзекләндерү - безнең эш, аларның эчтәлеген булдыру сезнең эш" - диде Президентыбыз. Әлеге чара барышында илбашы Рөстәм Нургали улы Качалов рус драма театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутскийга Почет ордены, Буа театры директоры Раил Садриевка Татарстанның халык артисты исемен тапшырды.

Татарстанда бүгенге көндә 100гә якын халык театры эшли. Аларны энтузиаст - канатлар яшәтә.

 

Шул уңайдан бүген Минзәлә гимназиясендә дә театр сәңгәте дәресе үткәрелде. Дәрестә түгәрәккә йөрүчеләре һәм 6нчы сыйныф укучылары катнашты. Театр түгәрәк җитәкчесе Марат Бадриев укучыларны тарих белән таныштырды. Соңыннан укучылар үзләре әзерләгән мини спектакль күрсәттеләр.

Театрның баш реҗиссеры Дамир Самерханов укучыларга мастер-класс үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев