Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Театр коллективын зурладылар

Тауасты Байлар авылындагы “Нур” халык театрының быел да “Идел-йорт” фестивалендә дәрәҗәле бүләккә лаек булуын әйткән идек инде.

Илдус ШАҺИЕВ, “Минзәлә-информ”

Республикадан бирелгән 100 мең сумга өстәп тагын 30 меңлек сертификатны аларга район исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев тапшырды. Шул ук көнне “Нур” халык театры җитәкчесе Мөслимә Гайниева “Татарстанның 100 еллыгы” уңаеннан  чыгарылган билге белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасы алдыннан район Мәдәният сараенда коллективка танылу китерүче “Тол хатыннар, тол кызлар” спектакленең премьерасы булды.

Мөслимә Гайниева:

- Хезмәтебезне күрә белгәннәре өчен мин бик шат. Быел спектакльне кую гына түгел, аны үзебезгә төшереп конкурска җибәрәсе бар иде. Чөнки бәяне шул видеодан чыгып та бирделәр. Үз авылдашларыма, ярдәм иткән район коллективларына, яшьләргә рәхмәтлемен. Без һәвәскәр театр, артистлар хезмәт хакы алмый. Сертификат акчаларын яңа спектакльләр әзерләгәндә декорацияләр ясарга тотарбыз дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев