Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Театрлар Сабантуе гөрләде

Шулпа пешереп, самоварда чәй кайнатып, ашап- эчеп, күңел ачып кайтты театр коллективы. Район хакимияте башлыгы А.Ф.Салахов һәм район башкарма комитеты рәисе К.Р. Нәҗмиев исеменнән бүләк ителгән сарыктан тәмле итеп хашлама пешереп барыбыз да сыйландык. Отпусктан соң тагын бер ял итеп алу эшкә дәрт кенә өстәде.

Ялгыш түгел, август азагында да Сабантуй була ул. Бу елны Теләчедә республиканың театрлары Сабантуе узды. Минзәлә театры, һәрвакыттагыча,актив һәм призлы урыннарны иң күп алучылар рәтендә.

I урыннарны традицион рәвештә

таяк тартышу буенча А.Фәррахова,

аркан тартышу буенча хатын-кызлар командасы :Р.Егорова. Э.Хәйретдинова,А.Фәррахова, Г.Шәймәрданова, Ф.Хәбирова,

 II урыннарны :

көянтә-чиләк белән йөгерүдә И.Халиков,

капчык киеп йөгерүдә Д.Кәримуллина,

аркан тартышу буенча ир-атлар командасы:Д.Нуриев, И.Хисмәтуллин, Р.Нуриәхмәтов,Р.Хафизов,И. Халиков, яулады.

 Абсолют батыр өчен көрәшкән артистыбыз Нәфис Гайфуллин бер адымга Теләчедә узган Сабантуйда көрәшкән Тинчурин театры артисты , Теләче егете Алмаз Фәтхуллинга оттырды. Ярыш шулай инде, егетләребезнең машина отарлык потенциалы бар, югыйсә. Театр артистларыбызның көрәштәге уңышлары турында тулырак түбәндәге сылтама буенча.

   Башка еллардан аермалы буларак, һәр театрдан берничә артист, бездән Татарстанның халык артистлары Венера Нигмәтуллина, Рәзилә Муллина, Хафиз Хамматуллиннар аерым чәй өстәле янында тамашачылар, театр сөючеләр белән аралашты, фотоларга төште.

                                                                    Нурсибә Адиева,

                                                             театрның әдәби бүлеге мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев