Тегермәнче авылы осталары Фоат бабай чишмәсен төзекләндерделәр
Егетләр башкарган эшкә бөтен авыл халкы рәхмәтле
Минзәлә районы Тегермәнче авылында 1980 елларда экскаваторда эшләүче Фоат Хәертдинов казыган чишмәне төзекләндерделәр.
— 2024 елда Фоат бабайның дәвамчылары Айгизәр, Айнур, Айвар Хәертдиновлар, Илгиз Фоатов тарафыннан төзекләндерү эшләре башланды, Актаныш районы Әнәк авылыннан экскаваторда эшләүче Рәис Насертдинов казу эшләрендә булышты. Ташларын өюче шушы авыл егете Әхнәф Ярмиев, эретеп ябыштыру эшләрен Айбар Хамматов башкарды, язу эшләрен Альмир Әхмәтов (шушы авыл оныгы) эшләтеп алып кайтты, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Фоат бабайның туганы, Татар Мөшегесе урта мәктәбе директоры Дания Әхмәтова.
Әле чишмәне төзекләндерү дәвам итә — егетләр аның тирәсен койма белән уратып алырга планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев