Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Тегермәнчедә Җиңү бәйрәме хөрмәтенә митингны үзара салым буенча ясалган обелиск янында үткәрделәр

Әлеге композиция Бөек Ватан сугышы, Әфган сугышы һәм махсус хәрби операциядә катнашкан авылдашларның исемен мәңгеләштерде

Бәйрәм хөрмәтенә үткәрелгән митингта чыгыш ясап, Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов:

— Узган елларда үзара салым программасы кысаларында Яңа Иркәнәш, Яту авылларында обелисклар ясап куелды. Быел, ниһаять, Тегермәнче авылына да чират җитте. Алга таба Кызыл-Төбәк авылында да ясарга планлаштырабыз, — дип билгеләп үтте. 

Шулай ук Илгизәр Камалов обелиск янындагы рәшәткә ясауга районыбызның билгеле шәхесе, Коноваловка авылыннан Фларис Шакирҗановның акчалата ярдәм күрсәтүен әйтте, аңа рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Митингта шулай ук Минзәлә районы җир һәм милек палатасы рәисе Роберт Шакиров, «Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Фаил Газетдинов, «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе җитәкчесе Камил Шәймарданов чыгыш ясадылар.

Обелискны ачу тантанасы хөрмәтенә К. Смирнова исемендәге Татар Мөшегесе урта гомуми белем мәктәбе укучылары әдәби-музыкаль номерлар күрсәттеләр. Чараны Тегермәнче авыл клубы җитәкчесе Алсу Гыйлфанова һәм Татар Мөшегесе мәктәбе укытучысы Әлфирә Хәертдинова алып бардылар.

Обелискның төп өлешендә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның исемнәре язылган. Ике кырыенда истәлек ташлары урнаштырылган. Берсе — Әфган сугышында катнашкан, бүгенге көндә Яр Чаллыда яшәүче Разиф Гыйлфанов, ә икенчесе — махсус хәрби операциядә һаләк булган Айзат Мифтахов хөрмәтенә урнаштырылган.

Бергә хезмәт иткән егетләр Айзат Мифтаховның каберенә куярга дип флаг җибәргәннәр. Аны авыл җирлеге башлыгы Айзатның әтисе Илфат Мифтаховка тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев