Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Техника яңарып тора - юллар, урамнар да чиста булыр

Коммуналь хезмәтләрнең кышкы сезонга әзерлеген тикшерүдә катнашканда ел саен яңа техника булуына күз төшә.

(Илдус ШАҺИЕВ, “Минзәлә-информ)

Быел әзерлек сызыгында универсаль КамАЗ (ком сиптерү, эттерү корылмалары тагылмасы булган) тора иде. Бу “Чиста шәһәр” предприятиесенә инвесторлар “Август” һәм “Бекон” бүләге. Әлеге предприятиедә җәмгысе 28 техника бар: грейдерлар, төягечләр, КамАЗ, Беларусьлар. Алар барысы да беренче сигнал белән авыл, шәһәр юлларына чыгып китәргә әзер.

Виталий Рубцов, “Чиста шәһәр” предприятиесе җитәкчесе:

- Агымдагы эшләрне башкару өчен көн саен кимендә 200 литр ягулык-майлау материаллары кирәк. Язын урамнардан кар чыгарганда бер көнгә бер тоннадан артык солярка тоткан чаклар да булды. Комлы таш җитәрлек күләмдә, былтыргы куллану дәрәҗәсендә әзерләнде.

Предприятиеләрнең техникасы бер урынга тупланганга  бүген идарәче кампания (8 техника), коммуналь хезмәтләр предприятиесе (7) техникасының әзерлегенә дә бәя бирелде.

Техниканың әзерлеген кабул итүгә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев коллективлар белән очрашты, аларның хезмәтенә югары бәя бирде. Алдынгыларны грамоталар белән бүләкләде.

Кыш көне юлларны тәртиптә тоту өчен әлеге коллективларга, бигрәк тә “Чиста шәһәр” предприятиесе, нинди эш күләме туры килүен күрсәтү өчен берничә сан.

Шәһәр эчендә урамнарның озынлыгы 118 километр. Район эчендәге муниципаль юлларның, авыл урамнарының озынлыгы 507 километр.

Бу хакта тулырак видеоны безнең ютуб-каналдан, ВКонтакте "Мензелинск news - Мензеля-информ" социаль челтәрендә, шулай ук @menzela_menzelinsk Instagram аккаунтында карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X