Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Терлекләрнең дә паспорты булачак

2021 елдан башлап 100 процент маркировкалауны башлау турында карар кылынуның сәбәбе йогышлы терлекләр авыруларын таралуны булдырмаудан, шулай ук йогышлы авырулар таралу чыганаклары һәм юлларын ачыклаудан гыйбарәт. Шулай ук киләчәктә субсидияләү дә идентификацияләүгә бәйле булачак.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Иске Маҗын авылында эшләп килүче “Клешевников” КФХсының фермасында мөгезле эре терлекләрне идентификацияләү буенча уку-семинар булып узды.  Уку-семинарда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәче җитәкчесе Илфар Халиков, район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре,  хуҗалык, КФХ җитәкчеләре, зоотехниклар катнаштылар. Аны Казан шәһәренең республика мәгълүмати исәп-хисап үзәгенең коммерция директоры Данис Сайфутдинов үткәрде.  
Данис Сайфутдинов:
-Терлекләрнең муен өлешенә һәм гәүдә өлешенә электрон чип та ясатырга була. Биркадагы номерларны, кодны сканер ярдәмендә һәм куар кодны телефон ярдәмендә дә укып була. Һәр хуҗалыкка логин, пароль бирелә. Терлекләрне унификацияле номерлар белән идентификацияләү һәм аларны  Агро онлайн системасына теркәүне күрсәттек. Яңа туган бозауларны бер көн эчендә биркалау зарури. 
Семинарда белгечләр алдында яшь бозауларга бирка беркетүне күрсәттеләр һәм өйрәттеләр. Бозауның бер колагына визуаль бирка (ул 9 санлы номердан тора), икенче колагына электрон бирка(ул штрих кодлы, 15 санлы номердан тора). Бер колаганыдагы бирка югалса, икенче колагындагы номер белән шул бирканы заказ биреп эшләтергә була.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X