Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үткәргән кеше икеләтә җаваплылык алачак

Сабантуйны дүртенче июльдә үткәрергә мөмкин булачак дигән хәбәр таралгач,җирлек җитәкчеләре белән дә,райондашлар белән дә шактый аралаштым.

(Илдус Шаһиев, "Мензеля-информ"). Күпчелек, мондый шартларда ничек инде кәеф-сафа корып йөрисең, дип аптырады. Чыннан да, Сабантуй - оештыручыларга зур мәшәкать, ә коронавирус шартларында икеләтә җаваплылык та бит. Менә бу фикер, массакүләм кеше арасында йөрү теләген бөтенләй бетерер, мөгаен.

Наил Мубаракшин, район хастаханәсенең баш табибы:

- Пневмания очракларын Минзәләдә көн саен ачыклыйбыз. Җиңел формалары өйләрендә дәвалана,авыр хәлдәгеләрне Чаллы госпиталенә илтәбез. Хәбәрдар булучылар, Чаллы яңалыкларын белеп торалар. Анда йөзләгән райондашлар эшли, үз хаҗәтләре белән автомобильдә, автобуста йөреп торучылар күп. Перчаткалар, маскалар киеп йөрүгә бик җаваплы карарга кирәк.
Шуңа да, Сабантуй буенча үземнең фикерем әйтергә булдым. Бу шартларда, ничек кенә киенеп йөрсәк тә, Сабантуй турында сөйләшүне онытып, үзебезнең хастаханә тирәсендә йөрмәскә кирәктер. Көтелмәгән чир, китереп сукмаса,билгеле!?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X