Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тормыш өчен уңайлы шартлар булуына шатланабыз

1983 нче санлы “Садаковская” сайлау участогында тыныч халәт тантана итә, сайлаучылар үз җайлары белән килеп, үзләренең тавышларын бирәләр.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Әлеге сайлау участогында 937 кеше тавыш бирү хокукына ия.
–Безнең участоктагы сайлаучылар сайлауда бик актив катнашалар. Аларның 77 проценты сайлауның беренче ике көнендә үк тавышларын бирде. Бик өлкән яшьтәге сайлаучыларыбыз бар, аларның кайсылары 90 яшьне үтеп киткән. Сәламәтлекләренә бәйле рәвештә кайберләре сайлау участогына килә алмыйлар. Шундый 42 сайлаучының өенә барып сайлаттык, – диде участок сайлау комиссиясе рәисе Надежда Калинина.
Клара Япаева, Кичубаев урамы:
–Сайлауларны бервакытта да калдырганым юк, сайлау участогына килеп, үземнең тавышымны биргәч, ничектер рәхәт булып китә. Бүген әле оныгым Дана белән килдем. Мин элек авыл хуҗалыгы техникумында директор урынбасары булып эшләдем. Выслуга лет буенча пенсиягә чыккач та бик озак еллар эшләп йөрдем. Хәзер балаларга оныклар үстерешәм. Тыныч илдә, мул тормышта яшәвебезгә, яшәр өчен уңайлы шартлар булуына, уңайлы мохит булдырылуына сөенәм. Ләкин бик аз хезмәт хакы алып эшләүчеләр бар. Шулар турында уйлыйм да, пенсия яшенә җиткәч болар нишләрләр, дип борчылам. Яңа сайланган депутатлар халыкның яшәешенә, тормышына кагылышлы мәсьәләләргә ныграк игътибар бирсеннәр, республикабызны үстерүгә һәм Ватаныбызны ныгытуга юнәлдерелгән программаларны дәвам итсеннәр иде.
Хәлим Шияпов, Янтарная урамы:
–Безнең Садак бистәсендә яшәвебезгә 6 ел. Безнең урамга асфальт кермәгән әле. Йортыбыз электр белән җылытыла. Газ урамга килде. Йортка газ кертү артыннан йөрибез. Мәшәкатьле һәм озакка бара торган бу процедура күпләрне борчый. Документлар туплауның гадирәк ысулы булсын иде. Мин үзем Чаллыга йөреп эшлим, заводта эретеп ябыштыручы. Хатыным да 6 елга якын шунда эшләде. Безнең җирлектә аягында нык торган эшмәкәрләр, җитештерүче предприятиеләр күбрәк булса, эш урыннары да артыр иде. Урта һәм кече бизнесны үстерүгә булышлык итә торган проектлар, программалар чыннан да аларга таяныч булсын, алар үсеш алырлык булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев