Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзгәргән тормыш: ничек җайлашабыз?

Коронавирус таралу куркынычын булдырмау максатында республикада, шул исәптән районыбызда үзизоляция режимы кертелде.

(Минзәлә, “Минзәлә-информ”,  Флүрә Мусина) Чикләүләр Россиядә эпидемиологик халәт тотрыкланганчыга кадәр дәвам итәчәк. Үзизоляция таләпләрен сәбәпсезгә бозган гражданнарга штраф салыначак.

Районыбызда да кешеләрнең тормыш эшчәнлеген, хәвефсезлеген тәэмин итә торган структуралардан, оешмалардан тыш барлык предприятие-учреждениеләр ял итә. Даруханәләрдән, азык-төлек кибетләреннән кала, барлык сәүдә нокталары ябылды.

Үз эшчәнлекләрен дәвам итүче эшмәкәрләр, үзмәшгульләр яңа тормышка ничек җайлаша?

Валерий Вәлиев, шәхси эшмәкәр:

–Базарда мин азык-төлек товарлары сатам. Бу атнада эш сәгатемне киметтем, элек 8дән 13 сәгатькә кадәр эшли идем, хәзер 9дан 13 сәгатькә кадәр эшлим. Товарга барган юк. Тиз бозылмый торган продуктларны күбрәк алып кайтып куйган идем.

Айгөл Чернова, аптека мөдире:

–Безнең  аптека элеккечә эшли. Кешеләр бу атнада бик кирәк булганда гына урамга чыгалар, бу безнең сатуда да сизелеп тора. Безгә күбрәк вируска каршы, температураны төшерә торган дарулар, антисептик средстволар, перчаткалар сорап мөрәҗәгать итәләр. Маскалар ясау өчен стериль марлялар сораучылар да сизелерлек күбәйде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев