Минзәлә

Минзәлә районы

Рус Тат
Көн темасы

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Минзәлә районында төзекләндерелгән Югары Тәкермән мәктәбен карады

Быел Югары Тәкермән мәктәбендәге төзелеш эшләренең икенче этабы “Мәгариф” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Габделхәй Сабитов исемен йөртүче әлеге тугызъеллык татар мәктәбендә 51 бала белем ала, быел 1 нче сыйныфка 4 бала керә. Мәктәп бинасының эчендә һәм тышкы ягында эшләр тәмам, бүгенге көндә төзүчеләр мәктәп ишегалдындагы территорияне төзекләндерү белән мәшгуль.

Минзәлә районына эшлекле визит белән килгән ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов район башлыгы Айдар Салахов белән берлектә яңартылган Югары Тәкермән мәктәбе белән танышты, кабинетлар буенча йөрде. Мәктәп белән танышу вакытында Марат Әхмәтов стендларга игътибар итте. Шул авылдан чыккан күренекле шагыйрьләр, Г.Тукай премиясе лауреатлары Марс Шабаев һәм Гөлшат Зәйнашева стендларын карагач, районнан чыккан иҗат кешеләренең ничәсе Тукай премиясенә лаек булуы белән кызыксынды.

– Район кешеләре үзләренең иҗатка лаеклы өлеш керткән, шундый зур бүләк – Тукай премиясенә ия булган шәхесләрен белеп торыргы тиеш. Шуңа күрә, аларның исемнәрен барлап, кеше күп йөри торган урында алар хакында стендлар ясап элергә кирәк, – дигән тәкъдим белән чыкты ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары. Район башлыгы Айдар Салахов та бу фикерне күтәреп алды һәм якын киләчәктә бу идеяны тормышка ашырачакларын әйтте.

Мәктәп директоры Флюра Гараевадан нинди проблемалары булу белән дә кызыксынды Марат Әхмәтов. Директор, авылда балалар санының кимүгә таба баруына борчылуын белдерде. 

Югары Тәкермән гомумбелем бирү мәктәбе төзелеше өчен милли проект кысаларында, федераль бюджеттан 33 млн  сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 5,5 млн сум – җиһазлар алу өчен. Әлеге акчаларга мәктәп бинасының тышкы ягы тышланган, спортзал ремонтланган, җылык сиситемасы тулысынча үзгәртелеп яңача ясалган, яктылык, вентиляция, видеокүзәтү системалары да яңарган, хәзер мебель кайтуын көтәләр..

“Кайнар туклану” программасы нигезендә бүлеп бирелгән 1,7 млн акчага мәктәп ашханәсе төзекләндерелгән, ашау залына җиһазлар алынган. Бүгенге көндә җирле бюджет акчаларына мәктәп территориясе төзекләндерелә. Линейкалар уздыру өчен сәхнә һәм мәйдан ясала, флагшток куела, брусчатка җәелә. Төзекләндерү эшләрен Фәрит Шәриповның "Инсаф" төзелеш компаниясе эшчеләре башкара. Яңа уку елын балалар янә матур һәм төзек мәктәптә, яңа парталар арасында башлап җибәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев