Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Минзәләдә мәдәният, сәнгать һәм мәгариф хезмәткәрләре белән очрашты

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, VI нчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов Минзәләдә үткәрелгән татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсеннән соң район мәдәният, мәктәп һәм балалар бакчалары,театр, педагогия көллияте хезмәткәрләре белән очрашты

(Минзәлә, 11 август, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

 Очрашу ачык һавада, Роспотребнадзор таләпләре нигезендә, тиешле дистанцияне саклап,

М.Җәлил исемендәге паркта булды.

Кунакларны районның милли колоритын чагылдыручы авыл фольклор коллективлары үзләренең чыгышлары белән каршы алды.

Марат Готович очрашуда үзенең чыгышын да коронавирус темасыннан башлады, “Барыгыз да сау-сәламәтме? Арагызда коронавирус белән авыручылар булмадымы?” дип сорады. Аннары Марат Готович үзенә яңа вәкаләт тапшырылуы турында әйтеп үтте. Ул хәзер ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе дә.

– Без барыбыз да Татарстанда тууыбыз, шушында яшәвебез белән бәхетле. Шунысы куанычлы – республикабыз тотрыклы рәвештә алга бара, республикабыз үсештә. Халкыбызның тыныч-имин яшәве белән дә Татарстан  илебездәге барлык субъектлар өчен дә үрнәк. Татарстанның көчле дәүләт булуы, көчле икътисады – болар барысы да анда яшәүче халкыбыз өчен. Камиллеккә чикләр юк, диләр. Үсеш кагылмаган бер генә торак та, шәһәр дә калмады, шул исәптән Минзәләдә дә. Республикабызның икътисадый хәле киләчәкне дә ышанычлы итеп күрергә мөмкинлек бирә. Бергә булыйк, илне куандырып яшик! – диде Марат Әхмәтов берничә минут элек булып үткән татар телен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсендә сөйләгән фикерен дәвам итеп. Минзәләнең Россиянең өлкә үзәкләре кебек төзек, матур булуы турында әйтте, телне, милләтне, традицияләрне саклауга бар көчебезне бирергә кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев