Минзәлә
  • Рус Тат
  • Әтрәкледә алга карап яшиләр, Иркәнәштә һаман да бер-берсеннән канәгать түгелләр

    Бүген халык җыеннары ике авылда үтте. Шуңа үзеннән-үзе чагыштыру сорала.

    Иркәнәштә һәр елдагыча, берләшү, аңлашу җитмәүдән килеп чыккан проблемалар күтәрелде. Яңа гына сусызлыктан интеккәнгә кем гаепле икәнен ачыклаудан башлап, яңа насос өчен акча җыюдагы тигезсезлек хакында барды. Учетта да тәртип юк бугай, электрон кенәгәгә вакытында кертелмәүдән субсидия ала алмау хакында да сүз барды. Болындагы печәнне һаман да гадел бүлү җитмәве сизелде. Бушлай килгән табигый үләнне чабу, кипләү, алып кайтуны кирәк кеше үзе башкарырга тиештер бит. Колхоз беткәнгә фәлән ел, авылдашларга-эшчән кешеләргә кооперациягә берләшергә вакыт җитмәдеме икән?! Әтрекледә савым сыерлары кими барганда, биредә баш саны кимеми бит. Конкуренция шартларында биредә хәтта күршеләргә караганда сөт өчен күбрәк алалар.
    Әнәк агрофирмасы ике авыл җирлегендә дә эшли. Күрсәткечләре бик югары. Пай җирләре өчен дә вакытында түлиләр. Иркәнәштә салам бүлүне дә принципиаль хәл иттеләр бугай.
    Әтрәкле җирлегендә (Татар һәм Рус Мөшегеләреннән тыш) Заиковсий хуҗалыгы хисабына яшиләр. Хәер, фермада читтән килеп эшләүчеләр саны арта бара икән. Җитештерүне 2018 елга караганда өчтән бер тапкырга арттырган хуҗалык һаман да авылларның социаль йөзен формалаштыра. Әтрәкледә милли программаларда катнашу формаласын да тапканнар инде.
    Мөшеге чишмәсен яңарту буенча проект әзер инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: