Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әтрәкледә Авыл көненә бүгеннән әзерләнәләр

Әтрәкле авылы төзеклеге, чисталыгы буенча башка авыллардан болай да бер башка өстен.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Быел да хуҗалык хезмәтчәннәре, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр авыл территориясен тәртипкә китерү буенча тырышып эшлиләр.
Радик Фаттахов, Заиковский хуҗалыгы җитәкчесе:
-Авылыбыз балкып торсын өчен удар эшләгән һәркемгә рәхмәтле мин! Хезмәтләре өчен стимул да булыр, матурлыкны үз куллары белән тудырганнары өчен чын- чынлап горурланып та йөри алалар.
Бер генә теләгем бар, авылда яшәп тә читтә эшләүчеләр дә гомуми өмәдән читләшмәсеннәр иде.Үз йортларын, капка төпләрен тәртиптә тоту турында гына сүз бармый.Җәмәгать урыннарын матурайтуда үз өлешләрен кертсеннәр иде.Күмәк хезмәткә үз өлешеңне кертү туган авыл өчен горурлык хисен тагын көчәйтәчәк!! Авыл җирлеге башлыгы чакырган күмәк акцияләрдә активрак булыйк әле.
Әтрәкледә быел Авыл көне 4 июньдә үтәчәк. Бәйрәм 14 сәгатьтә башланачак.Программасын соңрак бирербез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X