Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әтрәкледә хезмәт бәйрәме - Сабантуй

Тырыш кешенең Сабантуе да ямьле була.

Әтрәкле авылында Сабантуй Радик Фәттахов җитәкләгән "Заиковский" хуҗалыгының иң алдынгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү белән башланды.

Сабантуйны ачканда Радик Фәттахов килгән кунакларны сәламләп һәм әлеге күркәм бәйрәм белән котлап, хуҗалыкның уңышлары белән таныштырды.

Район башлыгы Айдар Салахов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев тә авыл халкын, бәйрәм кунакларын халкыбызның йөзек кашы булган Сабантуй белән котладылар.

Быел әлеге хуҗалыктан район башлыгының мактау грамотасына Рамил Мингазов (ул кыр батыры булып та калды), Айгөл Хуҗиәхмәтова һәм Илназ Кашапов лаек булдылар.

Шулай ук Радик Шәрип улы бер төркем хуҗалык хезмәтчәннәрен дә бүләкләп үтте.

Тантаналы бүләкләү өлешеннән соң сәхнәгә эстрадабызның популяр җырчылары Иркә, Ләйсән Мәхмүтова, Винарис Ильегет, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Гүзәл Асылбаева чыктылар.

Аларның җырларына халык рәхәтләнеп күңел ачты.

Тулырак безнең фотогалерея һәм видеода.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X