Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әтрәкледә Корбан гаете хөрмәтенә ярминкә оештырылды

Җирлеккә караган авылларда яшәүче мохтаҗларга, өлкәннәргә таратыр өчен корбан да чалынды.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
Минзәлә районының Әтрәкле авылында "Заиковский" хуҗалыгы тарафыннан Корбан гаете хөрмәтенә бәйрәм ярминкәсе оештырылды.
Ярминкә башланыр авылыннан Шәрипҗан улы Радик, Радик улы Салават, Нурлыгаян улы Мөнәвир , Мөхсин улы Равил, Шакирҗан улы Рөстәм, Мосавир улы Айдар, Мәксүт улы Ришат исеменнән тана корбан итеп чалынды.
Радик Фәттахов, "Заиковский" хуҗалыгы генераль директоры:
- Елының елына матур традицияне дәвам итеп, корбан чалу оештырабыз. Чалынган малның ите Әтрәкле җирлегенә караган 7 авылда яшәүче мохтаҗларга, әби-бабайларга таратабыз, - диде.
Шул рәвешле Әтрәкле, Татар һәм Рус Мөшегесе, Калтак, Филимоновка, Чупай, Яңа Айман авылларында 100 пакет таратылды.
Шулай ук аерым "Заиковский" хуҗалыгы коллективы исеменнән корбан итеп тәкә дә чалынды.
Ярминкәгә килгәндә, ул ассортиментка бик бай булды: сатуга "Заиковский" хуҗалыгыннан 3 баш тана ите (килограмы 295 сумнан, ит бөтенләе белән сатылып бетте), колбаса эшләнмәләре, җирлек авылларында яшәүчеләре тарафыннан яшелчә, бал, какланган каз, сөт, йомырка һ.б. тәкъдим ителде. Балаларның күңеленә алар өчен дип әзерләнгән батут һәм махсус аттракцион бик хуш килде.
Безнең өстәмә
Әтрәкле авылы җирлегенә караган авылларның мәдәният йортлары, үзешчәннәре әзерләгән концерт номерлары ярминкәгә ямь өстәп торды. Аларны безнең Инстаграмда сторисларда һәм видеоларда карый аласыз. Ютуб һәм Вконтакте да әлеге ярминкә турында видеоролик чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев