Әтрәкледә модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә
Минзәлә районының Әтрәкле авылында “ФАПлар төзелеше, сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау” республика программасы кысаларында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Әлеге бина төзелеше авыл халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Дмитрий Чухланцев, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча урынбасары:
–Әлеге ФАП “Азнакай Нефтемаш заводы” ААҖ тарафыннан төзелә. Берничә көн эчендә модульле бинаны җыю тәмамланды. Хәзерге вакытта мебель һәм медицина җиһазлары кайтару, шулай ук җылылык, су, электр белән тәэмин итү буенча инженерлык коммуникацияләрен сузу һәм тоташтыру эшләре бара. Тиздән территорияне төзекләндерүгә керешәләр.
Районда быел “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында тәүлегенә 60 бала кабул итүгә исәпләнгән балалар поликлиникасы төзелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев