Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тротуарның озынлыгы арта бара

Районда Татарстан Президенты инициативасы белән башланган “Безнең ишек алды” программасына кергән алты ишек алдының икесе капремонт баручы балалар бакчасы янында. Ишек аллары биредәге күпкатлы йортларда яшәүчеләр өчен уңайлыга әйләнә бара.

 (Минзәлә, 6 август, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

–Программага кергән ишегалларындагы йортларда яшәүчеләрнең фикерләре игътибарда тотылырга тиеш, – дип төзекләндерүдә эшләүчеләргә тиешле таләпләрне төгәл үтәргә кушылды район башлыгы Айдар Салахов тарафыннан.

Әлеге программа кысаларында Тукай, Пролетарская урамнарындагы күпкатлы йортлар ишегаллары территориясендә бу көннәрдә баручы төзекләндерү эшләре подрядчы оешма – “Автострой” оешмасы тарафыннан кызу темплар белән бара. Башкарылган эшләре күренеп тора: йортларга керү юлларына асфальт салына, тротуарлар, парковкалар, балалар өчен уен мәйданчыклары ясала.

Безнең өстәмә

2020 елда Татарстанда "Безнең ишегалды" программасы буенча 1084 ишегалды төзекләндереләчәк, бу максатларга 8 млрд сум бүлеп бирелгән. Шәһәребездә быел түбәндәге күпкатлы йортларның  ишегаллары территорияләре төзекләндерелә:

1. Тукай урамы, 62;

2. Тукай урамы, 55, 57, 59, 61; Пионерская урамы, 37, 39, 41; К. Маркс урамы, 66, 68, 70;

3. Пионерская урамы, 33, Пролетарская урамы, 46, Тукай урамы, 66, Чернышевский урамы, 67, 67б;

4. Изыскательләр урамы, 3/1; 3/1А; 3/2; 3/2А; 3/11; 3/12;

5. Ленин урамы, 65;

6. Көнбатыш урамы, 30.

Ишегалларын төзекләндерү план-схемалары тарафыннан түбәндәгеләр каралган:

1. Керү юлларын ремонтлау һәм төзү

2. Тротуарлар төзү.

3. Ремонт һәм гамәлдәге парковкаларны киңәйтү.

4. Яктырткычлар урнаштыру

5. Балалар өчен уен мәйданчыклары җиһазларын урнаштыру.

6. Каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын ремонтлау

6. Юл эшләре үткәрү урыннарында өлешчә яшелләндерү.

7. Эскәмияләр һәм урналар урнаштыру.

Автор видео: Павел Легошин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев