«Цифра» нәрсә бирә?

"2009-2015 нче елларга Россия Федерациясендә телерадиотапшырулар үсеше" Федераль максатчан программасы нигезендә республикада «цифрлы» телерадиотапшыруларны оештыру эшләре 2010-2011 нче елларда ук башланган иде.
Цифрлы эфир телевидениесе халыкка югары сыйфатлы каналларның санын арттыру мөмкинлеге бирә. Бушлай ТВның беренче пакетына "Первый канал", "Россия 1", "Россия 2", Россия 24", "Россия-Культура", "Карусель", "НТВ", "Канал 5" керә. Әлеге исемлеккә "Региональный канал" һәм "Канал общественного телевидения" каналлары да өстәлде. Беренче этапта, узган елда, Казанны тоташтырдылар. Анда цифрлы телевидение 1 марттан бирле даими режимда эшли. Агымдагы елда шундый ук "цифра"лы тагын ун пункт эшли башлаячак. Шундый пунктларның берсе - Яр Чаллы телерадиоүзәге, чөнки бу тирәдә тапшыру зонасы да киң, халык та күп яши. Бер ел элек биредә антенна-мачта корылмаларны реконструкцияләп, капиталь ремонт уздырганнар. Октябрь аеннан турыдан-туры антенна хуҗалыгын реконструкцияләү эшләре балып барыла. Мачтада антенналар күп булу сәбәпле, бу гамәлне башкарып чыгу җиңел түгел. Бүгенге көндә гамәлдә булган "Первый канал", "Россия" каналлары өчен мачтаның иң югары ноктасына яңа антенна урнаштырганнар инде. Ә бу ике канал моңа кадәр тапшырган урында цифрлы телевидение өчен цифрлы антенна урнаштырылачак. Моның өчен 13 катлы антеннаны сүтеп, аның урынына 12 катлысын урнаштырырга кирәк булачак. Нәкъ шул эшләр башкарыла да инде бу көннәрдә. Передатчик урнаштырылган, иярченнән цифрлы пакетны кабул итү өчен антенна постлары да куелган. Шушы көннәрдә передатчикның үзен көйләү һәм тоташтыру эшләре башкарылачак. Шушы эшләргә бәйле рәвештә, телевизион каналлар белән эфирны вакытлыча туктатып тору вакыты да килешенгән. Әйтик, "Россия" телеканалы 8-18 сәгатьләрдә туктатылып торса, "Первый канал" исә 17 сәгатькә кадәр эшләми. Якшәмбе көннән кала бу вакытларда барлык тапшырулар да тукталып тора. Бу вакыт аралыгында иске антенналарны сүтүче махсуслаштырылган оешма белгечләре эшли. Җиһазлар комплектланган, тапшыруларны өзеп тору вакыты 26 декабрьгә кадәр дип билгеләнгән. Шушы вакыт эчендә яңа антенналар куелып, Яңа ел бәйрәменә цифрлы телевидение карау мөмкинлеге туачак.
Дружба авылында да киләсе елда цифрлы передатчик куелачак, ә бу планның дүртенче этабы. 2013 нче елда 60 лап телетранслятор куелачак. Барлык район үзәкләре дә якындагы трансляторлардан цифрлы тапшырулар кабул итәчәк. Безнең зонага Тукай, Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Сарман, Менделевск һәм Әгерҗе районнары керә. Берничә урында "ноктасы" булган районнарда өстәмә телетрансляторлар куелачак. Бүгенге көндә Дружба авылы янында нибары бер радиоканал - "Болгар" радиосы гына эшли. Цифрлы телевидение урнаштыру өчен 50 метрлы телебашня куелачак, ә телетранслятор, һичшиксез, Минзәлә янәшәсендә булачак.
2015 нче елга кадәр аналоглы һәм цифрлы телевидение параллель рәвештә 32 каналны күрсәтәчәк. Шушы вакыт эчендә халык тапшырыла торган каналларның сыйфатына, мөмкинлекләренә тиешле бәя бирер, аларны кабул итүне җайга салыр. Телевизор сатып алганда игътибарлы булырга кирәк - аның һичшиксез DVB-Т2 функциясе булырга тиеш, чөнки Россия тулысы белән шушы стандартка күчә, ә инде бу функция юк икән, приставка (ресивер) сатып алырга туры киләчәк, соңгысы очсызракка төшә.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 август 2022 - 17:23“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 2022 ел, 12 август саны анонсы Эт чемпион булырмы, әллә сукбаймы – барысы да аның хуҗасыннан тора. Токымлы этләр асраучылар турында газетаның 4 битендә укыгыз.34400
-
7 август 2022 - 09:13"Самолёт бозлана башлады": Минзәлә районында туып-үскән Рамил Гаязов күктә очканда килеп чыккан иң штаттан тыш хәл турында сөйләде Якташыбыз Рамил Гаязов - Яр Чаллы шәһәренең "Свободное небо" дельтаклубы җитәкчесе турында, 2022 елның 5 августында чыккан "Минзәлә"- "Мензеля" газетасында укыгыз.34200
-
5 август 2022 - 10:10"Минзәлә"- "Мензеля" газетасының 2022 елның 5 августы саны анонсы Үз практикасында Минзәлә район үзәк хастаханәсе хирургларына төрле очраклар белән очрашырга туры килә. Аларның уникаль операцияләре турында 1-2 биттә укыгыз.43300
-
28 июль 2022 - 16:24"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 29 июль 2022 ел саны анонсы Быел “Минзәлә” газетасының 105 еллыгын бәйрәм итәбез. Шул ук вакытта якташ һәвәскәр тарихчыбыз Геннадий Семенов газета чыга башлау 1887 елга барып тоташа дип фаразлый. Бу хакта 5 биттә укыгыз.43500
-
26 июль 2022 - 15:13Ак Барс Банк ТР Дәүләт хезмәтләре картасы буенча 10% күләмендә кешбэк күчерәчәк Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен зур күләмле акцияне дәвам иттерә – барлык сатып алуларга 10% кешбэк.37400
-
25 июль 2022 - 16:14“Заиковский” хуҗалыгы тагы бер тракторга баеды “Заиковский” хуҗалыгы ел саен авыл хуҗалыгы техникаларын яңартып тора.49801
-
22 июль 2022 - 10:32"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 22 июль 2022 ел саны анонсы Район башкарма комитеты үзмәшгульләр һәм кече, урта бизнес вәкилләре белән нинди эшчәнлек алып бара? Бу хакта 1 биттә укыгыз.44200
-
14 июль 2022 - 15:32“Минзәлә”-“Мензеля” газетасы 15 июль 2022 ел саны анонсы Түбән Юшады авылында зурлап Ивану (Иван Купала) бәйрәме үткәрелде. Бу хакта 1 нче биттә укыгыз.52600
-
7 июль 2022 - 15:31“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 8 июль, 2022 ел саны анонсы Николаевка авыл җирлегендә 145 буйдак. "Бәлки, аларга кәләшләре шәһәре Ивановога барырга кирәктер", дигән сорауны бирә мәкаләнең авторы Дилфас Галиев. Бу хакта – 8 биттә укыгыз.54400
-
6 июль 2022 - 14:35Менә ичмасам җиләге дә җиләге! Гөлсинә һәм Сәгыйрь Билаловлар көн саен үз участогыннан 75-80 граммлык җиләк җыялар.59500
-
6 июль 2022 - 08:16Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен киң колачлы акцияне башлап җибәрә: сәүдә үзәгендә иң отышлыларның берсе – Aurum картасы белән барлык сатып алуларга 10% кешбэк. Арттырылган кэшбэкны сумнарда сәүдә-сервис оешмаларында теләсә нинди товар һәм хезмәткә түләгән өчен 3 ай дәвамында алырга мөмкин.47000
-
13 август 2022 - 20:19Әтрәкле авылында Фаттаховлар шәҗәрәсенә багышланган очрашу.
-
11 август 2022 - 19:15"Август" компаниясенең Минзәлә ОСП бүлекчәсендә августа һәр көн алтын бәясендә
-
Карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Минзәлә патшалар гына йөри торган карета ясала башлады.Кайсы осталар ясый аны? Ул карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Сездән тәкъдимнәр көтәбез!
-
12 июль 2022 - 10:19
-
18 август 2022 - 08:44Минзәлә районында тулай җыем 119 мең тоннадан артып китте17нчы август көнне дә район басуларында 59комбайн эшләде, шуның 41 е хуҗалыкларныкы, калганнары фермер хуҗалыкларыннан.10500
-
17 август 2022 - 15:30Минзәлә районы терлекчеләре бер сыердан уртача савым буенча республикада беренче урынга чыктыларРайон буенча һәр сыердан уртача 32,5 килограмм сөт савып алына.13400
-
12 июль 2021 - 16:08Минзәлә районының “Заиковский” хуҗалыгына савымчылар кирәк. Айлык хезмәт хакы 50 меңнән 70 мең сумга кадәр җитә82400
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)170600
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64239300
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.154200
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.171800
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.228500
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064222900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика