Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы һәр минзәләлене колачларга тиеш

Район җитәкчелеге тарафыннан әлеге ел кысаларында үткәрелүче чаралар буенча эш планы расланды.


(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) 2021 елда Татарстанда  Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы үткәрелү буенча видеоконференция режимында үткәрелгән җыелышта әлеге елга багышланган чаралар республикада яшәүче һәркемне колачларга тиеш, дигән бурыч куелды. Җыелышны алып барган ТР вице-премьеры Васил Шәйхразиев министрлык, учреждениеләргә һәм бигрәк тә муниципалитетларга әлеге мәсьәләгә мөмкин кадәр җаваплы карарга тиеш, диде.
Видеоконференциядән соң Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева:
- Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү буенча район башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендә оештыру комитеты төзелде, әлеге ел кысаларында үткәреләчәк чаралар планы төзелде. Әлеге эштә мәгариф , мәдәният, спорт оешмалары, шул исәптән урта уку йортлары да актив катнашыр дип көтәбез. Туган телләр елы булгач, шуны да искәртеп узу мөһим, ул рус һәм татар телләре генә түгел, районда яшәүче һәр милләт вәкиле – мари, чуваш һ.б. ларның туган телләренә дә кагыла.
Безнең өстәмә
Җыелыш барышында 2021 - Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елының логотибның төп варианты да (төп фото) тәкъдим ителде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев