Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Туган телсез без кем?

Бүген шәһәребезнең татар гимназиясенә Алабуга, Актаныш, Әгәрҗе, Зәй, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама һәм Яр Чаллы районнарыннан кунаклар килгән иде. Ни сәбәпле икәнен белергә телисезме?

2019 нчы елның 13 ноябре районыбыз теле тарихында, һичшиксез, күренекле дата булып калыр. Ник дигәндә, әлеге көнне, ерак араларны якын итеп, Алабуга, Актаныш, Әгерҗе, Зәй, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама, Яр Чаллы районнары татар теле һәм әдәбияты укытучылары шәһәребезнең татар гимназиясенә килде. Килү сәбәбе - “Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик осталыкларын һәм иҗади үсешләрен камилләштерү” темасына багышланган зона семинар-киңәшмәсе.
Минзәлә районының иң-иңнәре кунакларга мастер-класслар күрсәтте, лекцияләр укыды, белем бирү серләре белән уртаклашты. 2нче санлы “Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячеләре «Татар телен һәм милли традицияләрне өйрәнгәндә мәктәп һәм ата-аналар белән бәйләнеш»кә багышланган мастер-класс уздырдылар. Ленар Минемуллин мавыктыргыч “Театр аша туган телнең байлыгына, киңлегенә күмелү” турында сөйләде генә дә түгел, хәтта күрсәтте. Кадрәк төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Лилия Шакирова кунакларны “Биология фәнен укытканда төрле укыту алымнары куллану” серләре белән кызыксындырды. Гимназия укытучылары Миләүшә Ильина һәм Лилия Галиева килүчеләр өчен “Интернет дөньясына чумган балада китап укуга кызыксыну уяту» мастер-классын әзерләделәр. Инглиз теле укытучысы Гүзәл Нуриеваның да ачык дәресе файдалы үтте.
Урыс төп гомуми белем бирү мәктәбе педагогы Светлана Сабирова “Ф.Яруллин иҗаты буенча исем фигыльләрне кабатлау” квест-уенын үткәрде. Гөлүсә Асылгәрәева – гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы 2нче класс балалары белән ачык дәрес үткәрде. Ә Гөлнара Заһриева – татар теле һәм әдәбияты укытучысы 6нчы сыйныф укучылары белән Каюм Насыйриның “Әбугалисина” повестен анализладылар. 2нче урта мәктәп укытучылары Айсылу Ханова һәм Ландыш Шәмсетдинова да балалар белән аралашып, иҗади фикерләүне үстереп ачык дәрес үткәрделәр. Гимназиядән Альбина апа Бәдретдинова, 1 нче урта мәктәптән Илгизә ханым Гыйльметдинова һәм Раилә Шарипҗан кызы Зиязиева – һәрберсенең чыгышы, мастер-классы бик озакка истә калыр.
Матвеевка төп гомуми белем бирү мәктәбе педагогы Роза Вәлиева уен һәм биремнәрне берләштереп кызыклы чыгыш ясады. Ольга Тимиркаева да – 3 нче урта мәктәп исеменнән 5нче сыйныф балалары белән менә дигән дәрес үткәрде.
2 нче урта мәктәп укытучылары: Чулпан Рахматуллина – 5нче сыйныф белән, Илгизә Минегалиева 3нчы класс белән профессиональ һәм заманча эш итүләрен күрсәттеләр. 1 нче урта мәктәп данын яклаучы укытучы Альбина Гарфеева иң нәниләр – 1нче сыйныф укучылары белән “Урман дусларыбыз” дип исемләнгән мавыктыргыч дәрес үткәрде.
Чараның иң матур мизгеленең берсе – М.Фәйзи пьесасы буенча Ленар Минемуллин куйган “Адашкан күңел” спектакле. Их, күрсәгез иде егет һәм кызларның ничек уйнаганнарын! Чын артистлар, искиткеч!
Семинар ахырында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанованың фикерен беләсе килде:
- Лилия ханым, әйтегезче, Минзәлә районы оештырган семинар ошадымы? Күңелегезгә иң якын килгән мастер-класс нинди булды?
- Бик ошады. Бик эчтәлекле, югары әзерлекле булды әлеге чара. Укытучыларның, мәктәпләрнең, гомумән, минзәләләрнең эшчәнлеген, эш тәҗрибәсен без ачык күрдек.Ошаган мастер-классны аерып алып булмый, - барлык мастер-классларда да йөреп чыктым, барысы да бик ошады, файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X