Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Туган ягыбыз тарихын өйрәнүчеләрнең берсе, күпсанлы китаплар авторы, Минзәлә шәһәренең мактаулы гражданины Юныс ага Юсупов вафат булды

Лаеклы ялга чыккач та, тыныч кына, бер кешегә дә комачау тудырмыйча, күп еллар үзенең яраткан шөгылен башкаручы – туган як тарихын өйрәнүче, алай гына түгел, шушы юнәлештә күп китаплар авторы Юныс ага Юсупов безнең арабыздан китеп барды.

Юныс Йосып улы 1926 елның 16 апрелендә Минзәлә районының Бикбау авылында дөньяга килә. 1953 елда Минзәлә педагогия училищесын, 1960 елда Казан югары партия мәктәбен тәмамлый.
Үзенең бер китабында яшьлек хатирәләрен сурәтләп, Юныс ага әнисе Хәтирә апа турында: ” Без дөньяга кунак кына булып килгәнбез.  Әмма һич кунак була алмыйбыз”. Бары да хактыр, гомере эш, тормыш, балалар дип үтте әниебезнең”, дип яза ул. Юныс ага үзе дә шулай ук гомер итте, бик яшьләй әтисез кала (әтисе Йосып сугышта хәбәрсез югала, Юныска 16 яшь кенә була әле) гел хәрәкәттә булды, актив яшәү рәвеше алып барды. 
Хезмәт юлын Минзәлә районының “Корыч” колхозында башлый. Биредә 1941 елдан 1943 елга кадәр эшли, аннары Кызыл армия сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач, хезмәт юлын шушы хуҗалыкта дәвам итә.  1953 елдан башлап 1956 елга кадәр, 1960 елдан башлап 1986 елга кадәр – партия эшләрендә, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр соңгы еллары район комитетының халык контролен җитәкли. 
Редакция музеенда төрле елларда эшләгән мөхәррирләрнең фотолары урнаштырылган. Алар арасында Юныс ага Юсуповның да фотосы бар. Ул 1964-1965 елларда район газетасы мөхррире була.
Туган як тарихын өйрәнүче буларак, Юныс аганың туган як тарихы турында мәгълүматлар эзли-эзли Рәсәйнең әллә кайсы төбәкләренә кадәр барып чыгуы, әйтик, 20 еллап илебезнең дәүләт архивларында, ТР милли архивында, Уфа шәһәрендәге Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге фәнни китапханәдә, төрле архив учреждениеләрендә булуы, шуның өстенә язма һәм  телдән хатирәләр, легендалар туплавы күпләргә мәгълүм. Тырыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә авылларның, поселокларның, хуторларның, колхозларның, предприятиеләрнең генә түгел, чиркәүләрнең, мәчетләрнең, башка тарихи урыннарның һәм вакыйгаларның тарихлары буенча саллы материаллар туплауга ирешә.Шул туплаган мәгълүматларны, тугын ягыбыз тарихын үзенең пөхтә, сәйлән кебек почеркы белән язып, укучыларыбыз хозурына җиткерергә дип редакциягә алып килер иде. Ул бигрәк тә 80-90 нчы елларда шушы юнәлештә киеренке хезмәт куйды, байтак хезмәтләре “Минзәлә” –“Мензеля” район газетасында, моннан тыш Мөслим, Актаныш, Тукай район газеталарында басылып чыкты. Ә “Минзәлә” газетасы редакциясенең нәшрият комплексында  күпме авылларның тарихына багышланган китаплары дөнья күрде. 1990 елда Түбән Кама туган якны өйрәнү җәмгыяте, ТР Язучылар союзының Яр Чаллы оешмасы  тарафыннан туган як турындагы очерклар циклы өчен аңа Эдуард Касымов исемендәге премия бирелә.
Туган як тарихын өйрәнү буенча күпкырлы хезмәтләре, районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен 1994 елны Юныс ага Юсуповка Минзәләнең мактаулы гражданины дигән мактаулы исем бирелүе дә хезмәтенең зурлыгына бер дәлил.
Юныс аганың тагын бер биниһая саллы хезмәтен 2006 елда 2 мең тираж белән нәшер ителгән “Минзәлә ягы: тарихы һәм хәзергесе” дигән китапны төзүчеләрнең берсе булуы күрсәтеп тора.
Күпьеллык тырыш хезмәте югалмасын дип, барлык туплаган мәгълүматларын туган якны өйрәнү музеена тапшыруы да аның районның иҗтимагый тормышында башкарган зур эшен, ватанпәрварлыгын, эчкерсезлеген күрсәтеп тора.
Нишлисең, тормышның без күрергә теләмәгән, йөрәкләргә гомерлек яра сала торган кырыслыклары да бар шул. Язмыш бу яктан Юныс ага белән Мәмдүдә апаны да читләп узмаган: бик иртә, 10 яшендә, кызлары Галия суга батып үлә, киләчәккә матур уйлар белән яшәүче уллары Рафаэль 59 яшендә каты авырудан вафат була. Соңгы елларда Юныс ага үзе дә сәламәтлеге какшау аркасында күп җәфа чикте. Тормыш юлын иңне иңгә куеп гомер кичергән хатыны Мәмдүдә апа бер генә минутка да яныннан китмәде.
Кичә, 9 декабрьдә, аяусыз үлем Юныс ага Юсуповны якты дөньядан алып китте... Бүген мәрхүмне үзенең туган авылы –Бикбау зиратында җирләделәр.
Мәмдүдә апаның, кызлары Саниянең, оныкларының, якыннарының, Юныс аганы, аның тормышын һәм хезмәт юлын белүче, хөрмәт итүче минзәләлеләрнең, танышларының, дусларының авыр кайгысын уртаклашабыз. Тыныч йокла, авыр туфрагың җиңел булсын, сез безнең йөрәкләрдә озак, бик озак сакланырсыз.
А.Ф.Салахов, К.Р.Нәҗмиев, Р.Я.Салдаева, З.Г.Зыятдинов, И.И.Шаһиев, Л.А.Карамова.
 

Рәсемдә: Юныс Юсуповның туган як тарихына багышланган китаплары

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев