Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Туганнар булгач җирдә рәхәт яшәргә

Хуҗамәт авылында хезмәтләре белән танылган кешеләр күп. Менә алар: Рәшит һәм Рәисә Зариповлар. Берсе аның гомер буена руль ар тында, икенчесе җитәкче вазифасында хезмәт куйды.

Аларның куанычлы гомер итүләренә дә 50 елдан артык вакыт узган инде. Еллар үткән саен кеше үзенең үткән гомеренә ешрак әйләнеп карый. Бигрәк тә балачак истәлекләре гомер буена озата бара.

Узган атнаның якшәмбесендә  Зариповлар гаиләсе төп йортка җыелып өйдә чәй өстәле артында гапләштеләр, аннары болынга барып төрле үләннәрдән чәй кайнатып эчтеләр, аш пешерделәр. Болында рәхәтләнеп күңел ачканнан соң тагы өйгә кайтып сыйландылар. Аларның бу очрашулары ел саен була һәм ул традициягә әйләнгән. Очрашуда барысы  өч дистәдән артык туган тумача, балалар һәм оныклары катнаштылар. Туганнар булса, менә шундый булсын.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев