Тукай урамындагы урман киселде
Дүртенче балалар бакчасы тирәсендә барган күптән утыртылган агачларны кисүне, төзекләндерү эшләрен күреп торган шул тирәдәге күп катлы йортларда яшәүчеләр дә зур булып үскән һәм бөтен тирә-якны каплап торган агачлардан котылырга теләделәр.
(Илдус Шаһиев,Минзәлә-информ) Теләкләренә ирештеләр дә. Проблемаларын шәһәр җитәкчелегенә җиткергәч,Идарәче компания бу катлаулы эшне башкарып чыкты.
-Бер тотынгач, урманга әйләнә башлаган территорияне шактый агачтан чистарттык. Тирә -як ачылып китте. Хәзер бу ишек алдында рәхәтләнеп чәчәкләр үстерергә була, - дип хәбәр итте безгә предприятие җитәкчесе Роман Коротин.
Шәһәрдә күптән утыртылган һәм кешеләргә комфортлы яшәргә комачаулаган агачлар шактый әле. Димәк,бу юнәлештә эш дәвам итәчәк..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев