Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тулай җыем буенча Минзәлә районы игенчеләре икенче урында баралар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 35196 гектарда игеннәр суктырылган.

Барлыгы 62920 тонна ашлык амбарларга кайтарылган. Тулаем ашлык җитештерү буенча районыбыз игенчеләре Тәтеш районы игенчеләреннән генә калыша, аларда бу күрсәткеч-70421 тонна.  Район буенча бер гектардан уртача уңыш 17,9 центнер тәшкил итә. Һәр гектардан уртача уңыш алу буенча Тукай-23,6ц, Зәй-20,5ц, Чистай-20,1ц, Мамадыш-18,3ц, Балык Бистәсе-18,2ц, Алексевский районы-18ц. игенчеләреннән калышып сигезенче урынны били. Аномаль эсселек, явым-төшем булмау, уңышны шактый югалтуга китерде. Һәр гектардан бөртеклеләрдән уртача уңыш алу буенча “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре сынатмый, аларда бу күрсәткеч 25,1 центнер. Район буенча иң күп тулай җыем да шушы хуҗалыкта-13750 тонна. Кичә районыбыз кырларында 71 комбайн эшләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев